Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җәй айларында Казанда сезонлы кинотеатрлар урнаштырылачак

2017 елның җәендә Казан паркларында һәм әһәмиятле ял урыннарында сезонлы кинотеатрлар урнаштырылачак. Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты бүген, 23 мартта, шундый алты объектны урнаштыру хокукын бирә торган электрон аукцион уздырды. Шәһәр хакимияте игълан ителгән лотлар арасында "Крылья Советов", Җиңү һәм Урицкий паркларында, Татар дәүләт филормониясе янындагы Павлюхин урамындагы ял итү урынында, шулай ук Аккош күлендә һәм "Казан" Гаилә үзәгендә  мәйданы 30 кв. м булган җирләр билгеләде. Биш ай дәвамында (2017 елның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр) халыкка кино күрсәтү мәйданчыкларының башлангыч бәясе, лотка карап, бер сезонга 47 мең 713 сумнан 55 мең 450 сум арасында тирбәлә. Аукционда бәяне арттыру "адымы" уртача 2,5 мең сум, ә аукционда катнашырга гариза бирү өчен, махсус ачылган хисап номерында 50 меңнән 55,6 мең сумга кадәр акча булырга тиеш. Сезонлы кинотеатрлар урнаштыру хокукы турындагы электрон аукцион нәтиҗәләре 28 мартта ясалачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев