Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Израильнең "Цамерет Сфарим" нәшриятендә 1,5 ярым тираж белән "Урал батыр" башкорт эпосы китап итеп басылып чыкты

Аның тәрҗемәчесе - Израиль гражданы, тумышы белән Башкортстаннан булган Равил Садыков. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Равил Садыйков Израиль халкын үз халкы иҗаты белән таныштырмакчы була. "Башинформ" агентлыгына ул чираттагы тәрҗемәсе - җиде кыз турында легенда икәнен әйткән. Равил Садыйков Уфада туган, нәселендә татарлар да, башкортлар да бар. 1992 елдан Иерусалимда яши, хикәяләр яза. "Татарлар Израиль өчен" оешмасының җитәкчеләренең берсе, Израильдә татар-башкорт мәдәни чараларын уздыруда катнаша. Китап Уфадагы яһүди мәктәбендә уку процессында кулланылачак, дип яза "Башинформ".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев