Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ижевскида Татар мәдәнияте көннәре узды

Ижевскида  Татар мәдәнияте көннәре узды, дип хәбәр итә Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте. Ул җирле сәүдә-икътисад техникумында яшьләрдә милләтара дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү максатын тоткан фестиваль кысаларында оештырылды. Аны үткәрүдә Удмуртиянең “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлеге, студентлар, мәктәп укучылары, Ижевск халкы өлеш кертте.

Фестивальнең беренче көне милли аш-суларга багышланган иде. Татарлар фестиваль кунакларын тәбикмәк белән сыйлады. Һәр милләт вәкиле үз җырларын башкарды. Икенче көн татар милли бизәкләренә багышланды. Удмуртиядә “Ак калфак” берлеге рәисе Алия Абдуллина милли киемнәрнең үзенчәлеге белән таныштырды. Студентлар калфак, түбәтәй тегәргә өйрәнде.

Өченче көн “Кичке уеннар”га багышланды. Татар милли уеннарын уйнатып, бәйрәмдә катнашучыларга татарлар турында документаль фильм да күрсәтелде. Фестиваль зур концерт программасы белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев