Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ижевскида шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкованың яңа поэмасы тәкъдим ителәчәк

“Хәсән Заманов” поэмасын тәкъдим итү 28 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында узачак. Әсәрдә сүз Советлар Союзы Герое, Ижевскта яшәүче Хәсән Замановның тормышы һәм батырлыгы турында бара.

“Ак калфак” җәмгыяте рәисе Алия Габдуллина сүзләренчә, чарада шагыйрьләр, Татарстанның Актаныш районы һәм Удмуртия Республикасы җәмәгатьчелек вәкилләре катнашауы көтелә. Тәкъдим итү Татарстанның “Агыйдел” җыр һәм бию ансамле һәм Ижевскиның татар иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев