Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ижевскида "Чәк-чәк бәйрәме" милли чарасы уздырылды

Аны Удмуртиянең “Иман” Татар яшьләре берлеге оештырды.

Биредә чәк-чәкләрнең иң шәбен ачыклау конкурсы булды, анда оста куллы 5 гүзәл зат катнашты. Конкурс шарты буенча, аларга 10 йомыркадан милли ризык әзерләргә һәм бәйрәмчә формалаштырырга кирәк иде. Жюри милли ризыкның тәмен, шул исәптән камыр ризыгына сеңдерелгән балы сиропның сыйфатын, чәк-чәкнең тышкы күренешен, хуҗабикәләрнең презентациясен бәяләде.

Конкурста Ижевскидан Халинә Шәмсиева җиңүче дип танылды – аның овал формалы һәм чәчәкләр белән бизәлгән 3 катлы чәк-чәге жюриның игътибарын аеруча җәлеп итте. Ризык әзерләү осталары конкурсында җиңүчегә кофе-машина бүләк ителде. Халинә Шәмсиеваның чәк-чәге моннан 2 ел элек тә 1 нче урын алган иде.

“Рецепты бер үк кебек, ә тәме төрле булып чыга, мөгаен, ул кулдан торадыр, - ди “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә конкурс җиңүчесе. – Мин үзем әнием рецепты буенча әзерлим, ул мине кечкенә кыз вакытта ук өйрәтте. Аның чәк-чәге бөтен Әгерҗе районында танылган, ә тумышым буенча мин шул яктан. Халкыбызның шушы баллы ризыгын тантаналарга, бәйрәмнәргә дип аннан заказ белән пешертә иделәр”.

Акция кысаларында татар җырчылары, биючеләре катнашында концерт, конкурслар булды. Бирегә килгәннәрнең чәк-чәк белән сыйлану, милли костюм киеп, татар бизәге фонында фотога төшү мөмкинлеге булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев