Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ижевск "Татар диктанты" Бөтенроссия акциясенә кушыла

Әлеге чара 29 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында узачак. Удмуртия башкаласында акцияне республиканың Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия Татар яшьләре берлеге һәм Муса Җәлил исемендәге китапханә оештыра.

Акция бер үк вакытта Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Уфада, Екатеринбургта, Төмәндә, шулай ук Казахстанның Павлодар һәм Кыргызстанның Бишкәк шәһәрләрендә үтәчәк. Акциядә катнашучылар Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" хикәясеннән өзек язачак. Һәр төбәктә диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре укыячак. Татар телен ни дәрәҗәдә белүен һәркем тикшерә ала, моның өчен акциянең рәсми сайтында теркәлергә кирәк һәм соңрак шуннан нәтиҗәләрне дә белеп булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев