Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ижевск шәһәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре узачак

Спектакльләр 19 һәм 20 октябрьдә Удмуртия Рус драма театрында куелачак. Татарстан театры актерлары Ижевск тамашачыларына татар телендә "Мәхәббәт чишмәсе" һәм "Күрәсем килгән иде" мелодрамаларын тәкъдим итәчәк.

Удмуртия Рус драма театры администрациясендә белдерүләренчә, спектакльләр тулы аншлаг белән узачак, барлык билетлар да сатылган диярлек.

"Ни кызганыч, мондый гастрольләр белән Ижевск татар тамашачыларын сирәк сөендерәләр, - дип уртаклашты "Татар-информ" хәбәрчесе белән Удмуртия Республикасы "Иман" татар яшьләре берлеге активисты, Ижевскиның 61 нче урта белем бирү мәктәбе педагогы Ләйсирә Гатауллина. - Театр мәдәни һәм рухи үсеш алу мөмкинлеге бирә, балаларны татар халык мәдәниятенә җәлеп итәргә ярдәм итә. Безгә татар театрының ничек яшәве, нинди спектакльләрнең популяр булуы кызыклы. Ижевск татарларының мәдәни үсеше татар эстрадасы йолдызлары концертларын карау белән генә чикләнергә тиеш түгел. Әлбәттә, спектакльне телевидение яки интернетта карарга була, әмма ул театрдагы атмосфераны, артистларның эмоциясен тамашачыга тапшыра алмый. Татар театрлары безнең республикага ешрак килергә тиеш дип саныйм".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев