Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ижевск шагыйрәсе Гөлфия Исхакова беренче шигырьләрен Муса Җәлилдән калган язу машинасында җыйган

200 дән артык җыр, 6 китап авторы, Татарстан һәм Удмуртиянең Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлфия Исхакова үзенең беренче шигырьләрен Муса Җәлилдән калган язу машинкасында җыйган. Бу хакта хатирәләре белән Гөлфия Исхакова үзе уртаклашты.

Удмуртиянең бөек композитор Петр Ильич Чайковский исеме белән танылган Воткинск шәһәрендә республикабыз татарларына шактый билгеле талантлы шәхес Гөлфия Исхакова яши. Белеме белән мәдәният хезмәткәре булганлыктан, аның гомере җәмгыять эшләрендә үтә. Күп еллар эшләгән Чайковский исемендәге бакча каршында “Тургай” халык татар җыр ансамблен җитәкли, әдәби һәм мәдәни кичәләр уздыра. Моннан тыш Гөлфия Исхакова шигырьләр яза.

Гөлфия Исхакова иң беренче шигырьләрен “Яңарыш” газетасына юллый. Заводта контролер булып эшләүче яшь иҗатчыны шагыйрь Риза Шәфи эзләп таба. Үзе яшәгән татарлар бармак белән генә санарлык шәһәрдә татар телендә тагын да бер каләм тибрәтүче кеше барлыгын белеп, Гөлфия Исхакованы махсус эзләп табуын әйтә. “Каләмең өметле, яз Гөлфия”, - дип аны иҗатка тагын да дәртләндереп җибәрә. Балалар шагыйре Риза Шәфи, үткен каләмле автор буларак, ул елларда Удмуртиядә генә түгел, Татарстан язучылар берлегендә дә билгеле шәхес була.

“Риза абый минем остазым булды. Шигырьләремне язу белән башта аңа күрсәтә идем. Ул укып бәя бирә, кайберләрен күзгә бәреп тәнкыйтьләп тә ата: “Бу шигыреңдә табыш юк, Гөлфия, һәр язган әсәр нинди дә булса яңалык алып килергә тиеш. Ә мондый шигырьне сиңа кадәр дә язганнар, синнән соң да әле бик күп язарлар”, дип миңа иҗади дәресләр бирде ул. – дип искә ала Риза Шәфи турында Гөлфия Исхакова. - Дөрестән дә, бик күп нәрсәгә өйрәтте ул мине. Миңа гына түгел, кызым Гүзәлгә дә төпле киңәшләрен бирде. Рус теленнән татарчага ике китабын тәрҗемә итеп, Казан нәшриятендә бастырырга ярдәм итте. Риза абыйга булган рәхмәт хисләрем һәм матур истәлекләрем һәрвакыт йөрәк түрендә. Риза абый үзе дә һәр яңа иҗат иткән шигырен минем белән бүлеште. Шулай үзара иҗади аралашып бик күңелле яшәдек. Риза абый өлкәнәеп, аңа йөрергә авыр була башлагач, соңгы ике калын китабын мин бастырырга ярдәм иттем.

Бервакыт ул безгә бастыру машинкасы алып килгән иде. “Бу гади машинка гына түгел, Гөлфия. Ул зур истәлеккә ия. Мин аны сиңа бүләк итәм”, - диде. Әлеге кулдан кулга күчеп миңа килеп җиткән серле бүләк – бөек шагыйрь Муса Җәлилнең бастыру машинкасы булган.  Риза абыйга аны бер туган абыйсы бүләк итә, ә аңа исә хатыны - кайчандыр Муса Җәлилнең икенче хатыны булган ханым бүләк итә. Аңарда Муса Җәлилнең бастыру машинкасы калган була. Аларга ул машинка кирәк булмагач, абыйсы аны Риза абыйга тапшырган”.

"Шул рәвешчә, Муса Җәлилнең бастыру машинкасын язмыш җилләре Воткинск каласына кадәр алып килүе бер могҗиза булса, әле аннан соңгы хуҗалалары да шигърият илендә биеклекләргә күтәрелүләре – икенче могҗиза. Хәзер дә ул машинка ике талант иясенең Муса Җәлилнең һәм Риза абыйның төсе булып миндә саклана”, - дип сөйләде Гөлфия Исхакова.

Гөлфия Исхакова бүгенге көндә алты китап авторы, 200дән артык шигыренә композиторлар тарафыннан көй язылган һәм аларны бүгенге татар эстрадасында танылган җырчылар башкара.

“Президент булам” дип аталган китабы махсус балалар өчен генә язылган шигырьләрдән тора. Балалар бакчалары, татар сыйныфларында укучы балалар ул шигырьләрне бәйрәмнәрдә, шигъри бәйгеләрдә сәхнәләрдән сөйли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев