Изге Рамазан аенда шагыйрә Лилия Тимергалиева әни булды!

13 май көнне шагыйрә, "Ярдәм" мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бала тапкан. Бу хакта инстаграм сәхифәсендә "Ярдәм" фонды хәбәр итте.
Лилияне һәм аның ире Ришат Тимергалиевны чын күңелдән тәбрик итәбез! Сау-сәламәт, озын гомерле, тәүфиклы, иманлы, бәхетле булсын сабыегыз!
Лилия Фәһим кызы Сәлахетдинова 1986 нчы елның 22 ноябрендә Буа районы, Күл-Черкен авылында туган. Шигырьләр язу сәләте 10 яшендә ачылган. Бүгенге көндә өч китабы басылган: "Иҗатымда минем тормышым", "Күңелем көндәлеге", "Ярдәм".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз