Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Изге эштә һәрчак ярдәмчеләр табыла

Изге эштә һәрчак ярдәмчеләр табыла - Кече Елга авылындагы "Хафизулла" мәчете имамы Җантаһир Вәлиуллин нәкъ шушы кагыйдәгә таяна, дип яза Лаеш районының "Кама ягы" газетасы.

Кече Елга мәчете имамы булып мин 2013 елдан эшлим, ул вакытта бина нык тузган һәм аның тышкы күренеше ямьсез иде, дип сөйли хәзрәт. “Мәчетне 25 ел элек төзегәннәр һәм ул мораль яктан искергән. Безнең авылда хәтта советлар вакытында да мөселман традицияләре сакланды, шуңа күрә мәхәллә кешеләренә яхшылык эшлисе, бинаны төзекләндерәсе килде. Мин өлкән яшьтәгеләр белән киңәштем дә ремонт үткәрергә булдым”, - ди ул.

Бактың исә, мәчет капиталь ремонтка гына түгел, ә тулы реставрациягә мохтаҗ була. Авыл кешеләре, меценатлар катнашу таләп ителә. Һәм ярдәм килә дә. “Без эшне намаз уку залы эчендәге кирпеч киртәне алудан башладык. Бу аның мәйданын ике тапкырга арттыру мөмкинлеге бирде. Хәзер залга 200 гә кадәр кеше сыя, - ди имам хәзрәтләре. - Без шулай ук идән һәм стеналарны тигезләдек, аларны яңа вагонка такта белән тышладык. Ләкин иң мөһиме - җылылык керттек һәм пар казанының яңасын урнаштырдык. Хәзер монда елның теләсә кайсы вакытында җылы. Җылылык исраф ителмәсен өчен иске тәрәзәләрне пластикка алыштырдык. Шул ук вакытта сигнализация урнаштырдык, запас чыгу урыннары булдырдык. Бина заманча гына түгел, ә иминлелек ягыннан да кулайга әйләнде”.

Имам сүзләре буенча, барлык эшләр Кече Елга кешеләре тырышлыгы белән башкарылган. Кешеләр ирекле төстә кулдан килгәнчә булышканнар, үз вакытларын изге эшкә сарыф иткәннәр. Битараф булмаган авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы һәм Аллаһы ярдәме белән планлаштырылган эшләрне көзгә кадәр, һава торышы җылы чакта, тәмамларга өлгергәннәр.

“2014 елда тышкы ремонт белән шөгыльләндек, - дип дәвам итә Җантаһир Вәлиуллин. - Мәхәллә кешеләре үз көчләре белән түбәне яңадан яптылар, манараны яңадан төзеделәр һәм яңа керү бүлмәсе ясадылар. Тыштан бинаны сайдинг белән тышладылар. Моннан тыш, канализация үткәрделәр. Бездә кешеләр эшчән, хезмәт сөючән. Ял көннәрендә безгә булышу өчен Казаннан махсус кайтып йөрделәр. Шуңа күрә эш тә алга барды”.

Меценатлар да табыла. Зариповлар гаиләсе намаз уку залы өчен келәмнәр бүләк итә, төзелеш материаллары сатып алырга булыша, ә бертуган Гафур, Илдар һәм Нурисламнар төзекләндерү эшләрендә үзләре дә катнаша.

"Хафизулла" мәчетен реконструкцияләүдә хакимият тә булыша. Кече Елга авыл җирлеге җитәкчелеге кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Район башлыгы Михаил Афанасьев түбә ябу материаллары сатып алуны финанслый. Гыйбадәт йортына кадәр асфальт юл һәм аның белән янәшә машина кую урыны салуга акчаны да ул бүлеп бирә.

“Койма тотасы гына калды, - "Хафизулла" мәчете имамы Җантаһир Вәлиуллин киләчәккә планнары белән уртаклаша. - Бәлки быел ук өлгерербез. Ә киләсе елга керү урынында бакча ясарбыз”.

Мәчет, чыннан да, купшы күренә. Авыл кешеләре аны төбәкнең истәлекле урыны дип саный һәм реконструкцияләүдә ярдәм иткән барысына рәхмәт белдерә.

Җомга намазына 100дән артык кеше килә, яшьләр күп, дип сөйләвен дәвам итә имам. “Биредә беренче октябрьдән мәдрәсә эшли башлый, барлыгы дүрт төркем җыябыз, шул исәптән балалар һәм хатын-кызлар төркемнәре дә. Барлык мөгаллимнәр җирле кешеләр, әмма Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сертификатлары бар. Шулай булгач, без ата-бабаларыбыз традицияләрен саклыйбыз һәм дәвам итәбез”, - ди ышаныч белән Җантаһир хәзрәт Вәлиуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев