Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Изге дүрт вазыйфабыз

Мәрхүм булган әткәй-әнкәй­ләре, әби-бабалары искә төш­сә, кемнең генә күңеле неч­кәрмидер?! Кайгыртулы ка­рашларын, җылы сүзләрен күңел түрендә йөртсәк тә, инде без алар өчен берни эшли алмыйбыз... – Һич тә алай түгел. Ахирәткә күчкән ата-аналарыбыз, әби-ба­баларыбыз алдында безнең дүрт вазыйфабыз, бурычыбыз бар, – дип, “Зәкәт” хәйрия фонды рәисе Ирек Җиһаншин безгә әлеге вазыйфаларны тәфсилләп бәян итте. Өлкәннәрне хөрмәтләү ункөн­леге барган бу көннәрдә аның бу хи­кәяте бик тә урынлы булыр. Чөнки һәр өлкән кеше – кем­неңдер әти-әнисе, туган-тума­часы. Исәннәрен дә, мәрхүм булганнарын да онытырга хакыбыз юк. – Шундый риваять бар. Бер кеше Пәйгамбәребезгә мөрәҗә­гать итеп, әткәй-әнкәйләребез алдында нинди вазыйфаларыбыз булуын сорый. Аның беренчесе шуннан гыйбарәт. Безгә, балалар, оныклар, туруннар буларак, вафат булган газиз әти-әнилә­ре­безне, әби-баба­ларыбызны догадан калдырмаска куша ул. Кайчан дога кылырга соң? Әйе, күп кенә төбәкләрдә, гаилә­ләре белән җыелып, туган якларына Май бәйрәмнәренә, Сабантуйларга кайталар. Шунда, без инде кабер ташын да куйдык, искә алып, Коръ­ән ашлары уздырабыз; бәй­рәм алдыннан зиратка барып, кабер өсләрен җыештырабыз, мулланы яки берәр әби-бабайны чакырып, әти-әниләребез, әби-ба­бала­рыбыз рухына багышлап дога кылдырабыз, дип әйтүчеләр бар. Бу – яхшы гадәт. Әмма бу гына аз, бик аз, җәмәгать. Көненә дүрт-биш мәртә­бә ашыйбыз. Шул ук вакытта мәгъ­нәви-рухи ягыбыз да бар. Болар – Коръән һәм намаз уку, дога кылу, тәсбих тарту, салават әйтү, ураза тоту, әти-әниеңне искә төшерү... Әйтик, һәр намазда Аллаһы Тәгалә каршында “Раббәнә әтинә” догасын укыйбыз: “Раббәнә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән вә фил-әәхый­рәти хәсәнәтән вә кыйнә газә­әбән­нәәр”. Бу кыска доганың мәгъ­нәсен белмәүчеләр аздыр. Намаздан соң, дога кылганда шушы күркәм теләк-үтенечне дәвам иттереп: “Раббәнә гфирли вәли вәлидәййа вәлил мөэмининә яума якумул хисаб”, – дип өстәп әйтеп куярга кирәк. (Ибраһим пәйгамбәр догасы бу.)   Тулысынча татарча әйткәндә ул болайрак яңгырый: “Әй Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә игеле­геңне бир, безне Җәһәннәм газабыннан сакла. Йә Раббым, Кыямәт көнендә каршыңда басып хисап биргән вакытта минем гө­наһла­рымны, әти-әниемнең, әби-баба­ларымның гөнаһларын гафу ит! Сиңа иман китереп гыйбадәт кылучы мөэмин-мөселманнарның гөнаһларын ярлыка!” Икенче вазыйфабыз шул: әгәр әти-әниләребезнең әҗәтләре кал­ган булса, без аларны түләргә, кайтарып бирергә тиеш. Бу дөньяда яшәгәндә төрле хәлләр килеп чыга. Бәлкем әти-әни­ләребез кем­нән­дер әҗәткә акча яки берәр нәрсә алып торгандыр. Шул әҗәт кайтарылмый калырга мөмкин. Без, балалар, ул бурыч-әҗәтләрне кайтарып бирергә, түләргә тиеш. Түләнмәгән әҗәте булса, ул бән­дәгә җеназа намазы укылмый. Шу­ңа күрә ахирәткә озатканда без – хәзрәтләр, бу ке­шенең әҗәт­ләре юк идеме, дип сорыйбыз. Бар­лыгы билгеле булса, аны га­дәттә балалары, якыннары, күр­шеләре үз өстенә ала. Кыямәт кө­нендә ике кеше тереләчәк, диләр. Боларның берсе – бурычка алган, икенчесе – бурычка биргән кеше. Әгәр дә аның биргән сә­дакалары, укыган намазлары, чалган корбаннары, тоткан уразалары булса, шулар­ның саваплары әҗәткә бирүче хисабына барачак, шул рәвешле саваплы эшләре калмаса, әҗәткә биргән кешенең гөнаһ­лары аның өстенә барачак, дип әйтелә.   Шуның өчен дә без, балалар, әти-әниләребезнең мирасыннан шул бурычларны кайтарырга тиеш. Бурычлары барлыгын бел­мәсәк, эш – башка. Өченче вазыйфаны белеп тору да мөһим. Әгәр әти-әни­лә­регезнең туганнары бар икән, алар белән туганлык мөнә­сә­бәт­ләрен өзмәскә, аралашып, хәл белешеп торырга, йөрешергә куша Пәйгамбәребез. Бигрәк тә олы кешеләргә ярдәм итү юллары күп бит. Кышын утын кисешергә, кар көрәргә, җәен ихатаны җыешты­рырга, җиләк-җи­меш, яшелчә үстерүдә булышырга мөмкин. Туганлык мөнә­сәбәтләрен сакларга, өзмәскә киңәш иткән ул. Дүртенчесе – әти-әниләре­без­­нең, әби-бабаларыбызның дус-ишләрен онытмау, якын итеп, хәл-әхвәлләрен белешеп тору, кирәк икән, кулдан килгән кадәр ярдәм итү. Монда таныш-бе­лешләр турында сүз бармый. Табын әзерләп, ашка чакырсаң, килүче күп булырга мөмкин. Әти-әниләрең аеруча якын иткән кешеләрне әйтүебез. Әти-әни­лә­регез, әби-бабаларыгыз исән вакытта алар белән йөрешеп, хәл­ләрен белешеп торган икән, сезнең моны күрми-белми калуыгыз мөмкин түгел. Без дә аларга дуслык мөнәсәбәте, күркәм мөга­мәлә күрсәтергә тиеш. Болар  безнең өстебездәге дүрт мөһим вазыйфа булып тора. Без аларны үтәргә, гамәлгә ашырырга тиеш, – дип сөйләде Ирек хәзрәт.  
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев