Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Изге Болгар җыены” якынлаша

21 май көнне Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында “Изге Болгар җыены” тантаналы чарасы була. Ул Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышлана. Моннан тыш, бу көнне Болгар Ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу ниятләнә. Бәйрәм чараларында ТР җитәкчелеге һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашуы көтелә. Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итүенчә, Болгарга бару өчен кайбер мәчетләр каршында түләүле автобуслар эше оештырылачак. Бу хакта игъланнар соңрак булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев