Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Избор клубы" Татарстанда нинди эшчәнлек алып барыр?

Узган атнада парламентыбызда “Избор клубы” утырышы узды. Дөресен генә әйткәндә, әлеге клуб турында әллә ни хәбәр­дар түгел идек, ә менә аның рәисе, язучы, сәя­сәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Александр Проханов – билгеле шәхес. Шәхсән үзем аны империячел чалымлы консерватор, урыс милләтенә шактый ук дәрәҗәдә мөкиббән кит­кән кеше буларак кабул итәм. “Избор клубы” 2012 елда, Псков өлкәсе Изборск шә­һәренең 1150 еллыгын бәй­рәм иткән­дә оешты. Әлеге оешманың максатлары ниндиерәк соң? Рәсми мәгълүматка күз сал­саң, клубның төп идеологик юнә­леше, максаты – социалистлардан һәм совет патриотларыннан башлап монархлар һәм православие консерваторларын бер идея ти­рә­сенә берләштерү. Дөрес­тер­ме-юктырмы, А.Проханов үзе әйтүенчә, клуб В.Путин ихтыяры һәм ярдәме белән оешкан. Бүген кыйблабыз югалган, идеология таркалган бер заманда, Россия Пре­зи­ден­тының җәмгыятьне бер­ләш­терү өчен армый-тал­мый эш­ләвен беләбез инде. Әмма нинди идея тирәсенә тупланырга соң? Чыгыш  ясаучылар үзләре үк әйткәнчә, төп идеологиябез бит юк! Дөрес, “Избор клубы” Рос­сия үсешенең идеологик принципларын эшләгәндә “Рус дөньясын” беренче урынга куя үзе. Илнең төрле төбәкләрендә уздырган утырышларында рус милләте тирәсенә җыелу мәсьәләсен еш куерта. Тагын да ары китеп, Ленин-Сталин системасын кире кайтару һәм бу сис­теманы православие дине белән якынайту турында да уйлана. Менә шуннан әлеге клубның ни өчен оешуын һәм 10 кешедән торган деле­гациянең ни өчен күпмил­ләтле Татарстанга килүен бераз чамаларга була инде. Кунакларны Дәүсоветта каршы алган, шәхсән үзе парламент бинасында экскурсия уздырган һәм клуб утырышын башлап җибәргән Ф.Мө­хәммәтшин Прохановка аның позициясе белән тулысынча килешеп бетмәвен әйт­те үзе, әмма шуңа кара­мас­тан, телевизордан Проханов чыгышларын канә­гать­ләнү хис­ләре белән тың­лыйм, диде. Шунысы кызык: утырышта хуҗалар да “изоп теле”ндә чыгыш ясадылар кебек. Бу аңлашыла да: “изборчылар” кунак булсаң, тыйнак булуны хуп күрделәр, ә хуҗалар, әл­бәттә инде, кунакларның кәе­фе кырылырлык сүз әй­тергә теләмәде. Шулай да әдәп, саклык белән һәр як үз фикерләрен җиткерде кебек. Мәсәлән, А.Проханов серле ил – Россия турында сүз башлап, Чыңгызхан, Ал­тын Урда, Романовлар, бөек, кызыл Сталин  империя­лә­рен телгә алды. Әлеге импе­рия­ләр җимерелгәч тә ха­лык­­ларның бер-беренә тартылуын “табышмак” дип бәя­ләде. Идел буе цивилиза­ция­сендә татарларның аерым урын алып торуын да онытмады. Сөйләме бик образлы иде кунакның, ни дисәң дә язучы бит. Идел – бар халык­лар су эчәргә җыелган, мистика бе­лән уралган серле ел­га икән. Ә аның сере нәрсәдә? Бактың исә, аның суы изге һәм Идел “рус Иорданы” дип аталырга хаклы. Риваять­ләр буенча, Иордан елгасы буенда Иисус Христосны чукындырганнар һәм шушы су бүген бөтен цивилизацияне сугара икән. Күп серләр турында сөйләде әле А.Проханов. Мәсәлән, Русия империясе һәм патша тарафыннан буйсындырылган, кыйналган халыкларның, аерым алганда, татарның һаман да Рос­сиягә тартылуы, урыс дәү­лә­тен торгызуда, ныгытуда катнашуы шулай ук серле бер табышмак икән. Мин бу та­быш­макның җавабын бе­ләм кебек. Моннан бер­ничә ай элек мин татарларның ни өчен Россия дәүләтчелеген торгызуда, ныгытуда катнашулары, чит ил яуларыннан саклап сугышулары турында депутат Разил Вәлиев белән әңгәмә корган идем. Ул: “Бүгенге Рос­сия Алтын Урда җирендә урнашкан, шуңа күрә татар үз җирен саклап сугышкан”, – дигән иде. Шул ук Разил Вә­лиев җитәкләгән комитет уз­дырган бер “тү­гәрәк өс­тәл”дә җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин: “Россия өч баганага: славян, төрки, угро-фин халыкларына таянырга тиеш”, – дигән иде. Фикере­без­чә, бү­ген илне ниндидер серле “Рус идеясе” түгел, ә шушы җирдә яшәгән халыкларның бер­дәм­леге генә үсешкә илтә ала. Ә бердәм булу өчен тигезлек, хөрлек, үзара аңла­шып яшәү кирәк. Парламент рәисе Ф.Мө­хәммәтшин нәкъ менә шул хакта күбрәк сөйләргә тырышты да. Бер үк җирдә, бер үк нигездә ике диннең, 273 милләтнең татулыкта гомер кичерүе турында сөйләде ул. Әйтүләренчә, “Избор клу­бы”н­да илнең интеллектуаллары җыелган, димәк, Фәрит әфәнде сүзләре аларның аңы­­на барып җиткәндер дип уйлыйм. Әлеге утырышта клуб­ның Татарстандагы вәкиле белән дә таныштырдылар. Ул – галим һәм сәясәтче А.Тузиков.  А.Проханов әйтүен­чә, Та­тарстанда клубның бү­лек­чә­сен булдыру кирәк­ле­ген без­некеләр бик үтенеп сораган ди. Ярый, туасы – туган, буласы – булган. Инде әлеге клуб бездә нинди эшчәнлек алып барасы гына бераз томанлы. Хәер, Андрей Тузиков фике­ренчә, Казан спорт башкаласы булудан тыш, яңа Евразия башкаласы да була ала икән. Ә консерватизмнан кур­кырга кирәк түгел, “Избор клубы” традицияләрне сак­лаган хәл­дә, бернәрсәне дә ват­мый-җи­мермичә алга баруны хуплый.  
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев