Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Июнь аеның кайсы көннәрендә ял итәчәкбез?

Татарстан халкын июньдә алты көнлек эш атнасы көтә. Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте июньдә булачак ял көннәре турында хәбәр итте. Биш көнлек хезмәт атнасы булган хезмәткәрләр өчен, 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла. РФ Хезмәт Кодексының 112нче маддәсе нигезендә 12 июнь — Россия көне — бәйрәм көне булып санала. 2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турындагы» карары нигезендә, Ураза бәйрәменең беренче көне 15 июньгә тәгаенләнә. Хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге «2018 елда ял көннәрен күчерү турындагы» № 1250нче карары нигезендә, быелның 9 июнь шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә. Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм 2018 елның производство календаре нигезендә, Ураза һәм Корбан гаетләре Татарстанда бәйрәм көннәре булып исәпләнә. РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә.
Татар-информ Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев