Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Июльдә Татарстан таможнясы федераль бюджетка 1,6 млрд сумнан артык акча җибәргән

Июльдә Татарстан таможнясы федераль бюджетның керем өлешенә 1 млрд 633 млн 799 сум акча күчергән. Бүген бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге суммага товар чыгаруга пошлина кергән, июльдә ул 174 мең сум күләмендә булган. Шулай ук импорт буенча түләүләр - 1 млрд 610 млн 641 мең сум, таможня җыемнары – 14 млн 240 мең сум, утильләштерүгә җыемнар – 7 млн 308 мең сум һәм штрафлар – 1 млн 82 мең сум тәшкил иткән. Татарстан таможнясы дәүләт казнасына ел башыннан бирле барлыгы 13 млрд 604 млн 282 мең сум акча күчергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев