Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ивановлар гаиләсе, "Нечкәбил" конкурсында катнашып, Бөек Ватан сугышы ветераны - 94 яшьлек әбиләрен куандырган

Республикада үткән "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналыннан Саминовкада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 94 яшьлек Прасковья Ивановна Иванованың балалары, оныклары һәм оныкчыклары иганәчеләрнең истәлек бүләкләре, сертификатлар белән кайттылар. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы яза.

Бәйгенең ярымфиналында 50ләп гаилә катнашкан. Прасковья Ивановнаның балалары, оныклары, оныкчыклары Казан-аренада узган бәйгедә үзләренең 9 Май бәйрәмен ничек билгеләп үтүләрен сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Жюри аларның чыгышларын ошаткан һәм югары бәя биргән.

"Бөек Җиңү көне безнең гаилә өчен зур бәйрәм. Без бала вакытта ук ландыш чәчәкләре җыеп, әби белән бабайга бүләк итә идек, ә хәзер букет сатып алып әби янына, бабайның каберенә барабыз, - ди Ивановларның оныгы Екатерина Викторовна. - Бәйрәм көнне, хәзер дә әбинең 6 баласы, 14 оныгы, 15 оныкчыгы бергә җыелырга тырышабыз. Кайгы-хәсрәтләрне дә бергәләп күтәрәбез. Әби-бабай балаларын бердәм, ярдәмчел булырга өйрәткәннәр, әти-әниләр дә безне шулай тәрбияләде. Әби инде олы яшьтә булса да, теләкләр теләп, киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша".

Ивановлар әти-әниләре, әби-бабалары белән горурланалар, оныкчыкларына да аларны үрнәк итеп куялар.

"Без сугыш еллары турында тарих китапларыннан укып түгел, ә әби-бабай авызыннан ишетеп үстек. Шуңа конкурста катнашырга бик теләп ризалаштык", - ди Екатерина.

Ивановларга конкурста катнашканда Сосновка, Ульяновка, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, район казаклар җәмгыяте, мәдәният бүлеге нык булышкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев