Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Ittifaq” рэп төркеме Алафузов фабрикасында эксперименталь кичә оештыра

Бүген, 8 июльдә, “Ittifaq” татар рэп төркеме Казандагы атаклы Алафузов фабрикасында эксперименталь кичә оештыра. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә төркемнең солисты Ильяс Гафаров сөйләде. Ул, “Ittifaq” оешуга 10 ел булуын искәртеп, кичә кысаларында шушы юбилейны билгеләп үтү дә, тамашачыга яңа программаны тәкъдим итү дә каралган, диде. Ильяс Гафаров чараны уздыру урыны буларак Алафузов фабрикасы сайлануының сәбәпләрен аңлатты. Аның сүзләренчә, “Ittifaq” төркеме эшчәнлеге андеграунд мохиткә карый. Андеграунд төшенчәсе инглизчәдән “идән асты” дип тәрҗемә ителә. Бу – заманча сәнгатьтә үзләрен массакүләм, рәсми мәдәнияткә каршы куя торган иҗат юнәлешләре. “Казанда үбезгә яраклы һәм ошаган мәйданчыкны озак эзләдек. Ниһаять, безнең музыкага туры килә торган бу урынны таптык. Алафузов фабрикасы – атаклы тарихи урын. Хәзер анда Казан яшьләре катнашында бик күп кызыклы мәдәни чаралар, күргәзмәләр һәм кино кичәләре үткәрелә. Без дә бу агымга кушылырга һәм концертны нәкъ менә шунда оештырып карарга булдык”, – дип сөйләде ул, фабрика территориясендә берничә бию мәйданы, ашханә, җанлы музыка өчен сәхнә һәм лофт атмосферасы белән сугарылган башка почмаклар барлыгын билгеләп. Концерт алдыннан, “Ittifaq” төркеме “Җылы якларга” дип аталган җырына клип та әзерләгән. “Җылы якларга” - төркем яратып башкара торган иске җырларның берсе булса да, хәзер ул тере яңгырашта тәкъдим ителә. Клип Илшат Рәхимбай һәм Илнар Фатыйхов белән берлектә төшерелгән. “Клип күптәннән төшерелде. Әмма аны чыгарырга вакыт та, мөмкинлек тә юк иде. Бу чара – клипны тәкъдим итү өчен менә дигән сәбәп”, – диде Ильяс Гафаров. Кичәдә “Ittifaq”, K-Ru һәм Илгиз Шайхразиев үзләренең иң популяр җырларын “тере яңгыраш”та башкарачак, шулай ук “AlTan” төркеме чыгышы көтелә. Моннан тыш, чара кысаларында винил сет оештыру ниятләнә – кунакларның винил пластинкаларга һәм дискларга яздырылган иске һәм яңа татар җырларын тыңлау мөмкинлеге була. Концерт кичке 8дә башланып төнге 11дә төгәлләнер дип планлаштырыла. Моннан тыш, иртәгә оештырылачак чарада татар бизәнү әйберләре, зәркан әйберләр, ябыштыргычлар һәм открыткалар, экзотик товарлар, керамика һәм башка зәвыклы кул эшләнмәләре дә сатып алырга мөмкин булачак. Кунакларны шулай ук тәмле кайнар пылау көтә. Ильяс Гафаров әңгәмә барышында “Ittifaq” төркемен оешу тарихына да тукталды. Беренче җырлары 2006 елда иҗат ителгән. “Бәлки” дип аталган беренче альбом 2007 елда дөнья күргән. “Җырлар яза башлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында бергә укый торган иптәшләремне һәм мәктәптәге дустым Назыймны чакырдым. Озак та уйлап тормастан, студиягә барып беренче җырларны яздырдык. Әкренләп материал альбомга кадәр тупланды. Аннары “Оскар-Рекордс” компаниясе белән хезмәттәшлек иттек. Тора-бара зур булмаган кичәләр, концертлар оештыра башладык”, – дип сөйләде Ильяс Гафаров. Ул чакта төркем 4 кешедән торган булса, хәзер аның составында – Ильяс Гафаров белән Назыйм Исмәгыйлев, шулай ук безнең белән бенд уйный. “Ittifaq” җырлары сүзләре авторы буларак танылган Илһам Шәрипов төркемнән студент елларында ук киткән булса, Альбина Сөләйманова (Назыймның тормыш иптәше) бүген бала тәрбияләү белән мәшгуль. (фотода - клиптан күренешләр) ТАТАР-ИНФОРМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев