Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иҗтимагый палата вәкиле: Праймериз яшьләр өчен социаль лифт ролен үти

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе уздырган праймеризда 222 кандидат катнаша.

(“Татар-информ”, Лилия Локманова). “Бердәм Россия” праймеризында катнашу – яшь кешеләр өчен социаль лифт ролен башкара. ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә Иҗтимагый үзәк җитәкчесе Артур Мустаев бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе матбугат үзәгендә шундый фикерен әйтте.

“Яшьләрнең республикадагы сәяси вакыйгаларга битараф булмыйча, амбицияләрен күрсәтеп, праймеризда катнашулары сөендерә. Бу социаль лифтның бер формасы. Аларның халык белән бергә эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм минстрларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар”, - диде Артур Мустаев.

Шулай ук Иҗтимагый палата вәкиле сайлау участокларында халыкның актив булуында билгеләп үтте. 

  • Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе уздырган праймеризда 222 кандидат катнаша. 

 

Фото: Владимир Васильев

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев