Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Италиядә Татарстан балалар китап нәшриятының китабын тәкъдим иттеләр

Татарстанда нәшер ителгән “Семь жемчужин” балалар китабын Италиядә югары бәяләгәннәр Болоньеда (Италия) халыкара Bologna Children's Book Fair-2018 балалар китабы ярминкәсендә Татарстан балалар китап нәшриятының “Семь жемчужин” китабын тәкъдим иттеләр. Бу хакта “Татармультфильм” хәбәр итә. Болоньеда халыкара балалар китабы ярминкәсендә һәр елны 100 илдән 1200дән артык катнашучы, шулай ук 25 меңнән артык ярмикәгә килүче җыела. Иллюстраторлар, рәссамнар, дизайнерлар, әдәбият агентлыклары, нәшриятлар, авторлар, тәрҗемәчеләр, китап кибетләре вәкилләре һәм тагын башка бик күпләр ярминкәдә катнаша. 2018 елның иң яхшы бизәүчесе – Россия рәссам-иллюстраторы Игорь Олейников, “Тайна третьей планеты”, “Жил-был пес”, “Путешествие муравья”, “Мартынко” мультфильмнарын төшерүчеләрнең берсе – “Семь жемчужин” китабы эшләнешен югары бәяләгән. Шулай ук әлеге китап Италиядәге татар диаспорасында зур кызыксыну тудырган. Ассоциация җитәкчесе Лилия Шәйхиева сүзләренчә, әлеге китапта татарларның тарихы һәм мәдәнияте кызыклы һәм аңлаешлы итеп бирелгән. Китап укучылар шулай ук тулы метражлы “Стрела Наследия” мультфильмын да яраткан. “Семь жемчужин” – яңа буын китабы. Традицион чалымнар биредә сюжет аркылы гына түгел, AR-технологияләр ярдәмендә китап битләрендә “тере кебек” итеп бирелгән.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев