Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

IT-технологияләр күргәзмәсендә техника белән җенләнүчеләр өчен генә түгел, бакчада казынырга яратучылар өчен дә махсус мәйданчыклар бар (фото,видео)

«Hi, future» дип аталган IT-технологияләр күргәзмәсе, исеменнән үк аңлашылганча, киләчәк технологияләренә багышланган. Казанлыларга да Мәскәүдә тормышка ашырыла торган, якын киләчәктә ихтыяҗы булачак технологияләрне күрсәтергә теләү – төп максат шушы. Биредә 3D рәсемнәр мастер-классыннан алып роботларга кадәр тәкъдим ителгән. Әлеге чарада күңел ачып та, шактый файдалы мәгълүмат алып та була.

ЭЛЕКТРОМОБИЛЬЛӘР

Киләчәктәге төп тимер атларның берсе ул – электромобиль. 220 вольт ток белән «туклана» торган бу машинаның зарядкасы 100 чакрымга җитә. Бу транспорт сәгатенә 130 чакрым белән бара ала. Әлегә безнең республикада электромобильләр өчен зарядка җыйдырта торган 7 станция генә бар. Аларның кайберләре Иннополис, «Химград», «Казан» халыкара аэропортында урнашкан.     – Без электромобильләр буенча махсус статистика да алып барабыз. Казанда әлегә 13 электромобиль генә бар. Мәскәүдә аларның саны 116га җитә. Сочи шәһәрендә, чит илләрдә электромобильләргә ихтыяҗ зур. Экологик яктан да отышлы, кесә ягыннан да кулай: зарядка өчен бары тик 50 сум түлисе. Кызганыч, әлегә Татарстанда электромобильләр популяр түгел. Монда берничә проблема да бар: аларның берсе зарядка белән бәйле проблема булса, икенчесе – кешеләр электромобильләрне Казанда кулланып булуы турында белми диярлек, – дип сөйләде безгә күргәзмәне оештыручы Ләйсән Ибраһимова.

 «АКЫЛЛЫ БАКЧА» – АКЫЛЛЫ БАКЧАЧЫЛАР ӨЧЕН

IT-технологияләр күргәзмәсендә техника белән җенләнүчеләр өчен генә түгел, бакчада казынырга яратучылар өчен дә махсус мәйданчыклар бар. Мисал өчен, «Акыллы бакча» проекты – шуның үрнәге. Кемгәдер гөл, яшелчә үстерү авыр бирелә. Мондыйлар өчен яңа ысул уйлап тапканнар. Махсус гөл савытлары-җайланмаларга орлыклар салына. Бер айга җитәрлек су салып куела. Автоматик рәвештә гөлгә, яшелчәгә күпме су кирәк, бу җайланма шуның кадәр сибә.    

РОБОТЛАР НИНДИ БУЛА?

  «Hi, future» проекты кысаларында социаль робототехника юнәлеше дә үсә. Ягъни биредә кеше тормышына үтеп кергән роботлар да бар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән ак төстәге робот өлкән яшьтәгеләр, ялгызы яшәүче кешеләр белән аралашу өчен кулланыла. Аның йөзендәге электрон экран аша интернетка чыгып була.   Тагын бер робот – чыршы бәйрәмнәре өчен ясалганы. Ул Яңа ел җырларын җырлый, балаларның күңелен ача. Фәнни проектлардан булган кешесыман робот исә робототехника юнәлешенең төрле максатлары өчен кулланыла. Аның куллары, башы хәрәкәтләнә.     Мойдодыр исә – әкияттән алынган робот-персонаж. Хәтерләсәгез, «Алиса из будущего» дигән кинода киләчәктә роботлар әкият, мультфильмнардагы геройларны җанландырачаклар, дип тасвирланган. Бу проектның да төп максаты – яшь буынны үзебезнең кино һәм мультипликацион индустрия белән таныштыру. Киләчәктә татар әкиятләре геройларын да роботларга әйләндерергә телиләр. Мисал өчен, Шүрәле шундый геройларның берсе булачак.  

ТАГЫН НӘРСӘЛӘР БАР?

Күргәзмәдәге мастер-классларда балалар 3D-ручка ярдәмендә пластиктан төрле фигуралар ясый ала. Махсус шаблон буенча 3D-күзлекләр дә ясап була.     КАИ студентлары аэроклубы ясаган пилот проекты – электромобильләр – дә тәкъдим ителгән. Алар шулай ук роботлар, квадрокоптерлар да ясау белән шөгыльләнә. Казанның «Эйдос» ширкәте тәкъдим иткән «Камаз» һәм «Формула-1» симуляторында да җилдереп була.«Лада Гранта» өчен ясалган авотренажер да бар.   Уйлау сәләтен белә торган мәче колаклары да бар. Нәкъ менә алар кешенең кәефен белергә ярдәм итә. Баш мие күрсәткече аша, колак очына кыстырып кәефнең нинди икәнен белеп була. Әгәр дә колак селкенә башласа, димәк, кешенең кәефен белеп була. ABS пластиктан 2 сәгать эчендә әйберләр чыгара торган 3D-принтер да бар. Махсус датчиклар ярдәменә җылыта торган термокиемнәр дә бар, термооекларны да карап була.  

IT-ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ ҮСТЕРҮ ӨЧЕН... ЯРДӘМ КИРӘК

– IT-технологияләрнең барысы да безгә чит илләрдән керә. Башта алар Мәскәүгә, шуннан соң гына Казанга килеп җитә. Кайберәүләр хәтта 3D-ручка, 3D-принтерларның нәрсә икәнен белми. Казанда 3D-күзлекләр булдыра торган ширкәтләр бар, КАИ студентлары бу өлкәдә эшли, автотренажерлар һәм симуляторлар белән шөгыльләнә торган «Эйдос» компаниясе бар. Гадәттә, безгә кайсы юнәлешне үстерергә кирәклеген Көнбатыш илләре әйтә. Нәкъ менә алар ярдәмендә кайсы юнәлешкә, чыннан да, ихтыяҗ булу-булмавын беләбез, – дип сөйли күргәзмәне оештыручы. «Hi, future!» командасы 2016 елның июнендә дә «Штаб» креатив резиденцияcендә яңа технологияләр турында күргәзмә уздырган. Аннары бу проект IT-парк белән берлектә дәвам иткән. Анда да акыллы йортларга багышланган күргәзмә һәм конференция уздырганнар. Ләйсән Ибраһимова, «Kazan EXPO»  күргәзмәләр үзәген төзү дә киләчәк технологияләре белән таныштыруга да тагын бер этәргеч булырга тиеш, дип саный. Моңа Татарстан моны башкарып чыкса, бу бик текә проект булачак, ди ул.   Якын арада «Hi, future!» проектын Татарстанның башка шәһәрләрендә дә җәелдерергә планлаштыралар. Чөнки проект планнарында күргәзмәне Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә яшәүчеләр белән таныштыру максаты да бар. Ә моның өчен республика җитәкчелеге тарафыннан хуплау һәм шушы өч шәһәрнең Мәгариф идарәләренең ярдәме кирәк. Чөнки укучыларны мондый күргәзмәләр белән таныштыру зарур, ди чараны оештыручылар. «Hi, future!» күргәзмәсе башкаланың «Южный» сәүдә үзәгендә 13 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Чыганак: http://intertat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев