Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Истоки" халык ветераннар хоры Туймазы шәһәрендә узган "Славян очрашулары" ачык фестивалендә катнашты

Бу хакта "Ютазы таңы" газатсы хәбәр итә.

"Безнең ветераннар – чын сәяхәтчеләр! Алар гастрольгә барган торак пунктлар исемлегеннән хәтта танылган артистлар да көнләшерлек", - дип яза газета һәм гастроль булган кайбер шәһәрләрне атап үтә - Казан, Әлмәт, Лаеш районы, Октябрьский, Туймазы.

Хор республика шәһәр һәм районнарында гына түгел, күрше төбәкләрдә, әйтик, Башкортстанда да дан яулаган. Артистлар, күптән түгел Октябрьскийда үткән казак җырлары фестивалендә чыгыш ясаган.

Славян җәмгыяте җитәкчесе Сергей Кузьменко, ветераннар хорын Туймазы фестиваленә чакыру өчен район мәдәният йортына килгән. Моннан тыш, ул районыбызга башкорт җырчыларының һәм биючеләренең зур концерт белән киләчәкләрен әйткән.

Туймазыда булып кайтканнан соң, район газетасы редакциясенә килгән артистлар коллективы җитәкчесе Ирина Иванаевская “Родина” мәдәният йортында узган фестивальдә күргәннәрен тәэсирләнеп сөйләде: "Без чыгышыбызны: “Билгеле булуынча, Ютазы районы халкы күчтәнәчсез йөрми”, - дип башладык һәм жюри әгъзаларына татлы бүләкләр тапшырдык. Баян тавышы астында җыр агылды һәм безнең казак киемнәрендәге төз гәүдәле ир-егетләребез музыка тактына кылычларын селти башлады. Рус һәм украин телләрендә төрле ике җыр башкарып, без 26 яшьлекләр һәм алардан өлкәнрәкләр категориясендә, Кандра хорыннан гына калышып, икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык".

"Чал чәчле артистларыбыз үзләренең тормыш энергиясе белән сокландырудан туктамый. Уйлап карагыз, агымдагы елда гына да аларның иҗат маясында инде егермедән артык чыгыш бар! Кыскасы, аларның боегырга вакытлары юк. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, менә инде җиде ел дәвамында хорның алыштыргысыз концермейстеры, аккомпаниаторы булып Зөлфирә Кубашева тора. Ул баянының моңлы тавышы озатуында ветераннар белән репитицияләр, концертлар, гастрольләр уздыра. Әгәр дә кинәт укылганнардан соң сезнең дә аларның энергияле иҗади тормышына кушыласыгыз килә икән, хор җитәкчесе сезне үзләренең тату коллективына шатланып кабул итәр. Аны район үзәгендә урнашкан балалар сәнгать мәктәбендә табарга була", - дип яза газета.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев