Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Истанбулдагы “Босфор” күпере "15 июль Шәһитләре күпере" дип аталачак

Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым Истанбулдагы “Босфор” күпере "15 июль Шәһитләре күпере" дип үзгәртеләчәк дип белдерде. Анда хәрби түнтәрелешкә омтылыш вакытында шәһәр кешеләре үтерелгән иде.

Искәртәбез: Төркия хәрби көчләренең Фәтхулла Гүләннең террорчылык оешмасында торган хәрби хезмәткәрләр төркеме 15 июльдән 16сына каршы төндә илдә хакимиятне үз кулына төшерергә омтылыш ясады. Президент, тәртип сакчылары һәм гади гражданнар тырышлыгы белән фетнә бастырылды.

Босфор күпере Истанбулның Европа һәм Азия өлешен тоташтыра. Аның озынлыгы 1560 метр тәшкил итә. Юл белән су өстенә кадәр булган ара - 64 метр. Күпер 1973 елның 29 октябрендә ачылган. Тәүлек саен күпердән 200 000нән артык транспорт үтә. 1973 елда ачылган вакытта Босфор күпере дөньядагы иң озын асылмалы күпер булган. Хәзерге вакытта ул озынлыгы буенча дөньядагы 22нче күпер санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев