Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Истанбулда танылган язучы Чыңгыз Айтматовның мәдәни мирасына багышланган чара узган

Истанбулның Таксим районында танылган язучы Чыңгыз Айтматовның мәдәни мирасына багышлап түгәрәк өстәл узды. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә. Язучының 90 еллыгына багышланган чарада Россия һәм Кыргызстан илчеләре дә катнашты. Түгәрәк өстәлне Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү үзәге (IRCICA), “Россия – ислам дөньясы” һәм Төркия язучылар берлеге оештырган. Чарада катнашучыларга Кыргызстан президенты һәм Татарстан лидеры котлаулары җиткерелгән. IRCICA генераль директоры Халит Эрен Чыңгыз Айтматовның мәдәни мирасын төрле ил халкының үзара мәдәни багланышлары контекстында өйрәнүнең әһәмиятен билгеләп уза. Халит Эрен Айтматовның төрле ил халкының проблемаларын үзенең газиз Кыргызстан халкы тормышы аша күрсәтә алуын җиткерә. Төркиядәге Россия илчесе Алексей Ерхов 1990нчы елларның Россия, Чыңгыз Айтматовның ватаны – Кыргызстан өчен дә авыр чор булуын булуын билгеләп үтә. Шул вакытта Айтматовның геройлары авыр сынаулар уза. Шул вакытта кеше турында уңай һәм якты итеп язу бик мөһим булганлыгын җиткерә илче. Авырлыкны җиңгән кешенең рухы төшми, дип белдерә. Ерхов параллель рәвештә, Айтматов әсәрләрендәге геройлар кебек, бүгенге көндә Россия һәм Төркия халкы проблемалары белән көрәшә, бирешми, дип белдерә. Дипломат бүгенге көндә дә Айтматов әсәрләренең актуальлеген әйтә.
Татар информ
Фото: ktrk.kg

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев