Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Истанбул Айдын" университетында татар-төрек галиме Надир Дәүләтнең яңа хезмәте басылган

Шушы көннәрдә Төркиядә гомер итүче татар галиме, Татарстан Фәннәр Академиясенең чит ил әгъзасы, тарих фәннәре докторы һәм профессор Надир Дәүләтнең яңа хезмәте басылып чыкты. Ул "Ефәк юлындагы төркиләр" дип атала. 184 битлек китап "Истанбул Айдын" университеты нәшриятында басылган. Билгеле булганча, узган елның 14 маенда Кытай Халык Республикасы дәүләт җитәкчесе Пекинда үткәрелгән җыенда тарихи “Ефәк юлы”н кабаттан торгызу нияте белән “Бер нәсел, бер юл” дигән проект тәкъдим иткән иде. Әлеге җыенда катнашкан Төркия дәүләте президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган да Кытай дәүләте илбашының бу фикерен хуплап, проектны тормышка ашыру өчен 124 миллиард доллар өлеш кертәчәген белдерде. Бу нисбәттән Надир Дәүләт, “Ефәк юлы” тарихы буенча шактый мәгълүматлы галим буларак, үзе катнашкан фәнни җыеннарда, экспедиция һәм сәяхәтләрдә туплаган мәгълүматларын, тәҗрибәләрен барлап, китап итеп чыгарырга булган. Әсәрдә “Ефәк юлы” белән бәйле тарихи мәгълүматлар һәм бүгенге көннең сәяси вәзгыятләре гыйльми анализ аша үткәрелгән.   Өстәп шуны да әйтергә кирәк: Надир Дәүләт 1999 елда “Ефәк юлы” дигән китап та бастырган иде. "Ефәк юлындагы төркиләр" китабы инде сатуга да чыгарылган. Ул “Пандора”, “Китабынабак”, “Нобелкитап”, “Надиркитап”, “Китапкоала” кебек интернет-китап кибетләрендә бар. Автор турында кыска белешмә: Надир Дәүләт (Надир Ибраһим улы Дәүләткилде) - күренекле татар-төрек галиме. Истанбулда яши. Ул 1944 елның 15 июнендә Кытайдагы Мукден шәһәрендә дөньяга килгән. Әти-әнисе татар милли сәясәтчеләре булганга, кулга алынып, сөргенгә җибәреләләр. Надир Дәүләтне бер татар гаиләсе үзләре белән Төркиягә алып китә. Шуннан аның бөтен тормышы Төркия белән бәйләнә. Ул Истанбул университетын тәмамлагач, Германиядәге Лудвиг Максимилиан университетында магистратурада укый. Соңрак Истанбул университеты гомуми төрки тарих кафедрасында доктарантура тәмамлап, тарих фәннәре кандидаты була. 1986-1997 еллар арасында Мармара университеты каршындагы Төрки эзләнүләр үзәгенең директор урынбасары, 1997-2001 елларда шул ук үзәкнең мөдире, шул ук вакытта Хәрби академиядә укытучы, 2001-2007 елларда Истанбулның Йедитәпә университетында тарих кафедрасы мөдире булып эшли. Профессор Надир Дәүләт тарафыннан татарлар арасында 1917–1919 елларда барган иҗтимагый-сәяси процесслар турында хезмәтләр, фәнни-гамәли экспедиция очерклары, төрек, татар, рус, азербайҗан һәм инглиз телләрендә егермеләп монография языла. Ул шулай ук “1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше", "Лидерлыкның әфәндесе – Чыңгыз хан”, “Россия төркиләренең тарихы”, “Исмәгыйл бәй Гаспралы”, “1917 елгы Октябрь инкыйлабы һәм төрки татар милләт мәҗелесе (эчке Русия һәм себер мөселманнарының милләт мәҗелесе (1917-1919)”, “Оныттырылган пантюркист, панисламист, җәдитче Исмәгыйл Гаспралы”, “СССРдагы төркиләр: хәзерге заман төрки дөньясы”, “Евразиядә империяләр: Чыңгыз ханнан алып XX гасырга кадәр” кебек китапларның авторы да.   Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, Истанбулдагы коммерциячел югары уку йортларында тарих буенча лекцияләр укуын дәвам итә.

Рушания Алтай


Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев