Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Испаниядә тәүге тапкыр Сабан туе уздырылачак

Аны Бельгидә яшәүче милләттәшләребез август уртасында оештырырга планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Бельгия татарлары берлеге җитәкчесе Лилия Вәлиева хәбәр итте. “Без икенче ел инде июль-август айларында Испаниядә, балаларга татар телен өйрәтү максатыннан, лагерь оештырабыз. Еш кына алар белән әти-әниләре дә килә. Мин моннан файдаланырга булдым һәм быел август уртасында Испаниядә беренче тапкыр Сабан туе уздырырга ниятлибез. Биредә бик күп татар гаиләләре яши. Шуңа да проект уңышлы гына тормышка ашар, дип өметләнәм”, - диде ул.
Татар информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев