Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Испания гастрольләреннән кайткан Татарстанның симфоник дәүләт оркестры Европада татар әсәрләрен уйнамаган

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский әйтте. Күренекле дирижер моның сәбәбен бик гади аңлатты: “Чөнки тамашачыда позитив эффект тудыра алырлык әсәр юк. Без эмоцияләр белән эшлибез һәм без залны сокланудан шашар дәрәҗәгә җиткерергә тиеш, – диде ул. Сладковский әле оркестрны да, татар музыкасын да Европада бик азлар белүен әйтте. “Мин бүгенге көндә “бис”ка нәрсә уйнарга белмим. Кабул ителмәячәк. Энтузиазм юк. Моны күп тапкырлар тикшереп карадым. Мин бу елларда татарча бик күп әсәрләр уйнадым. Залны “шартлатырлык” әсәрләр юк. Бу сорау Татарстан композиторларына”, – диде ул. Александр Витальевич милли музыканы алга таба этәрү, зуррак дәрәҗәгә чыгару өчен сыйфатлы оркестр булдырырга тиешлеген әйтте. “Без бу елларда шуның белән шөгыльләндек, – диде ул. – Мин милли мираска бик сак карыйм. Без формаль рәвештә генә татар музыкасын уйнау белән чикләнә алмыйбыз”. Билгеле булганча, иртәгә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале башланып китә. Өч кич Татарстанның симфоник дәүләт оркестры милли музыканы уйнаячак. Шул исәптән, Нәҗип Җиһановның беркайчан да уйналмаган 9нчы симфониясе. “Андый фестивальнең Татарстанда булганы юк иде, моңарчы пленумнар гына булып, үзара уйнаганнар – шуннан узмаган. Минем бурыч – бу сегментны җанландыру, – диде Александр Сладковский. – Минем бүгенге композиторларның иҗади фантазиясен уятасым килә. Бер композитор да “Оркестрга әсәр язарга кирәк“, дигән үтенечемә колак салмады. Мин монда эшләгән елларда бер әсәр дә китерелмәде. Яшьләр буш сегментның буш икәнлеген күреп аны тутырсыннар иде. Мин: “Оркестр Европага бара, миңа әсәр кирәк “, – дидем. Әсәр юк!”

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев