Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Исламга килүчеләр яулык, түбәтәй кия, ә үзләре ислам нигезләрен белми" - Сәетҗәгъфәр Лотфуллин

Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин фикеренчә, исламга килүчеләрнең дин нигезләрен белмәвенә имамнарны гаепләү дөрес түгел. Бу хакта ул  деструктив дини гыйбадәтләргә каршы тору буенча мәгълүмати-консультатив “Диалог” үзәге булдыруга багышланган түгәрәк өстәлдә белдерде. “Безнең халыкның психологиясе, менталитеты шундый. Мәсәлән, без чит ил машиналарын алабыз, аның нинди төймәсе нәрсә өчен җавап биргәнгәненә дә төшенмибез. Шулай ук исламга килүчеләр, яулык, түбәтәй кия, ә үзләре ислам нигезләрен белми. Аларны мәдрәсәгә, ислам институтына, курсларга йөрүдән беркем тыймый. Шунда барып белем алсын. Имамның хәл итәсе башка мәсьәләләре дә җитәрлек, имам уставта күрсәтелгән гамәлләрне башкара, ул мәчетне тоту буенча да уйларга тиеш. Барысын имамга йөкләү дөрес түгел”, - диде Сәетҗәгъфәр Лотфуллин. Имам-хатыйбның бу белдерүе түгәрәк өстәлдә катнашучы мөслимә Фәридә Хәсәнованың соравына җавап рәвешендә яңгырады. Фәридә Хәсәнова: "Хәзрәт мәчеттә ИГИЛ нәрсә ул, исламда хәлифәт бармы кебек темаларга җитди аргументлар китереп, аңлатма бирергә тиештер. Кайбер мәчетләрдә имамнар бары тәһарәт алу тәртибе турында сөйләүгә кайтып кала. Бу яшьләргә кызык түгел”, - дигән дәгъва белдергән иде. Искәртеп үтик: Сәетҗәгъфәр Лотфуллин сентябрь ахырында Болгарда "Ак мәчет" каршында ярымшәрә биеп җырлаучы артист хатын-кыз төшкән клипны кискен тәнкыйтьләп, социаль челтәрдә язды. Бу, үз чиратында, дин әһелләре һәм җәмәгатьчелектә бәхәс чыгарды. Ноябрь башында имамның Татарстан диния нәзарәтендә аттестация уза алмаганлыгы билгеле булды. Комиссия әгъзалары “белем дәрәҗәсе җитәрлек түгел” дип, аны эшеннән читләштерүе хакында белдерде. Комиссия Сәетҗәгъфәр хәзрәтне, Коръәнне укый белмәү, догалар белмәү сәбәпле, биләгән вазифасына туры килми дигән нәтиҗә чыгарды. Аңа гыйльми дәрәҗәсен арттырырга киңәш ителде. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең аттестация үтә алмавын аның быелның сентябрь аенда Болгардагы "Ак мәчет" янәшәсендә төшерелгән клипка карата кискен тәнкыйте белән бәйләмәскә өндәде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев