Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ислам мәдәнияты музеенда архитектура тарихчысы Нияз Халитовны искә алу кичәсе узачак

18 декабрьдә 15:00 сәгатьтә Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияты музее, Татар шәмаиле галереясендә архитектура тарихчысы Нияз Халитовны искә алу кичәсе булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татар сәнгате һәм мәдәнияте оешмасы, Татар шәмаилләре галереясы җитәкчесе Алсу Шәмсутова хәбәр итте. Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов - бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы. Мәчетләр архитектурасы хакындагы монографияләр язган галим. Казан архитектура-төзелеш академиясендә милли мигъмарчылыкка бәйле фәннәрне укыткан мөгаллим. “Нияз Халитов озак еллар татар архитектурасы мәсьәләләрен кайгыртып яшәде, - ди Алсу Шәмсутова. – Гомеренең соңгы елларында Татар архитектура стиле һәм формалары энциклопедиясен эшләде. “Татар архитектурасы тарихы”н язарга хыялланды. Ләкин әлеге фундаменталь хезмәтне төгәлли алмады”. Искә алу кичәсенә Нияз Халитовның дуслары, якыннары һәм хезмәттәшләре киләчәк. Белешмә: Халитов Нияз 1950 елда туган. Ул ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән галим. Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган. Казан мәчетләрен совет заманнарыннан бирле җентекләп өйрәнгән уникаль галим. Архитектура докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халит Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләде, соңгы елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем бирде. 2017 елның август аенда каты авырудан соң вафат булды. Нияз Халитовның монографияләре: Казанның металл челтәрләре (1988 ел), XVIII — XIX гасыр башында Казан архитектура һәйкәлләре (1989 ел), Мәчет һәм аның архитектурасы (1994 ел), Казан ныгытмасында Кол Шәриф мәчете. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар (1996 ел), Василий Блаженный соборы Явыз Иванның Казан ганимәте (1997 ел), Хан Казаны архитектурасы буенча очерклар. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар (1999 ел), Казан Кремле. Интерактив мультимедиале энциклопедия (2004 ел), Kazan Kremlin. Interactive multimedia edition (2004 ел), Казань-Миллениум. Интерактивная мультимедийная энциклопедия (2005 ел), Тарих Кремльдән башлана (2005 ел), Урта гасырдагы Казан мәчетләре. Тарихи-архитектура тикшерүе (2009 ел).
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев