Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ислам мәдәнияте музеенда Галимҗан Барудига багышланган күргәзмә ачыла

Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда 15 декабрьдә 15.00 сәгатьтә мөфти, мәгърифәтче  Г.Барудига багышланган "Галимҗан Баруди – милләткә хезмәттә" күргәзмәсе ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев хәбәр итте. "Казан Кремле" мөфти, мәгърифәтче, галим Барудиның (1857-1921) 160 еллыгы уңаеннан "Галимҗан Баруди – милләткә хезмәттә" күргәзмәсен әзерләде, – ди Илнур Низамиев. – Күргәзмәдә хатлар, көндәлекләр, сирәк фотографияләр, документлар аша дин әһеле һәм мөгаллим, җәмәгать, сәясәт эшлеклесенең тормыш юлын күзалларга мөмкин булачак. Биредә “Казан Кремле” музей тыюлыгы фондыннан да материаллар тәкъдим ителәчәк. Г.Баруди - заманында 30 дәреслек язган һәм бастырган шәхес. Мөфти 1920 елда республикага күп китап  бүләк иткән. Аларның кайберләре күргәзмәдә беренче тапкыр киң тамашачыга күрсәтеләчәк. Кулъязмалары, көндәлекләре дә күпләрдә кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз”. Татар галименең 160 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмә эше барышында төрле очрашулар, дини проектлар да узачак. 15 декабрьдә күргәзмә ачылганнан соң интеллектуаль уен уйналачак. Анда яшьләр катнашыр, дип көтелә.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев