Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда 22 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев хәбәр итте. “Күргәзмә  1917 елның 24-27 апрельдә Казанда узган Бөтенроссия мөслимәләр корылтае хакында мәгълүмат бирә, – ди Илнур Низамиев. – Әлеге вакыйга татар хатын-кызлар хәрәкәте барлыкка килүендә мөһим роль уйнаган. Казан корылтаенда хатын-кызларның сәяси, социаль яктан тигезсезлеге турында сүз кузгатылган. Биредә хатын-кыз хокук мәсьәләләре һәр яктан күтәрелгән. Яңа проектта әнә шуллар хакында тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак”. “Таң атканда” күргәзмәсендә революциядән соң татар хатын-кызлары хәрәкәте тормышы хакында, тарихи вакыйгалар фото-документлар, архив материаллары аша яктыртыла. Шул чорның атаклы хатын-кызлары турында мәгълүматлар бирелә. Газет-журнал материаллары аша моннан йөз ел элек барган хәлләр күрсәтелгән. Фатиха Аитованың шәхси китаплары, үз куллары белән чигелгән сөлге-тастымаллар да күргәзмәне тулыландырып торачак. Алар күргәзмәгә беренче тапкыр куела. Экспонатлар арасында корылтайда катнашучының кызыл атлас тасмасы да урнаштырылган. Әлеге тасма шул үзгәрешләр чорындагы Россия мөслимәләренең киемнәренә беркетелгән символ саналган. Күргәзмә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын ХХ гасыр башында Россиянең милли, дини вакыйгалары хакында таныштыра. Биредә шул вакыттагы татар мөслимәләренең фикерләре дә бәян ителә. Белешмә: Ислам мәдәнияте музее – ислам тарихы һәм мәдәниятенә багышланган Россиядә бердәнбер музей. Музей Кол Шәриф җәмиг мәчетенең түбәндәге цоколь катында урнашкан. Мәчет Казанның мең еллыгы уңаеннан салынды. 2005 елның июнь аенда ачылды. 2006 елның 21 февралендә музей эшли башлады. Музейның төп темасы – ислам диненең Россия халыклары арасында, һәм беренче чиратта Идел Урал буйларында, таралуы, үсеш алуы. Музейда Казан татарларындагы ислам диненең үзенчәлекләре, үзенчәлекләре күрсәтелә. Биредә ислам дине белән бәйле цивилизация хакында, ислам дөньясының фәне һәм мәдәнияте турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Шулай ук, татар халкының ислам мәдәнияте үсешенә керткән өлеше хакында бәян ителә. Ислам дине традицияләренең татар халкының мәдәниятендә һәм сәнгатендә ничек чагылыш тапканын күрсәтелә. Гомумән алганда дөньякүләм цивилизациядә ислам дөньясының фән һәм мәдәният өлкәсендә керткән өлеше, роле тәкъдим ителә.  
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев