Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ислам дөньясының чикләре виртуальләшә" - Шәрыкъ институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов (видео)

Сәяси фәннәр кандидаты, Мәрҗани Фондының ислам тикшеренү үзәге фәнни җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе Шәрыкъ институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов әйтүенчә, ислам дөньясының чикләре виртуальләшә. 18 декабрьдә Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда чираттагы “Акыл фабрикасы” лекториендә чыгышында ул ислам дөньясының башка әһәмиятле тенденцияләрен дә барлады. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты белән берлектә оештырылган иде. “Ислам: Хира мәгарәсеннән смартфон кушымталарына кадәр” темасына чыгышында Илшат Сәетов Ислам дөньясының төп тенденцияләренең берсе итеп аның виртуальләшүен билгеләде. “Кеше хәзер, телефонын алып, хәләл кафеларның кайда барлыгын аңлый ала. Аларның билгеле бер җирдә яисә урамда булуы мөһим түгел. Ул географик чикләрнең тышына чыга. Минем Төркия буенча тикшеренүләрем алардагы 6 иң зур җәмәгатьнең 4-5есенең бөтен дөнья буенча таралуын күрсәтә. Аларның кайберләре 15, кайберләре 20 илдә бар. Шулай итеп алар яңа виртуаль өммәт хасил иткәндәй була”, - диде ул. Беренче ике төп тенденция Ислам дөньясы чикләре виртуальләшү, җәмәгатьләр әһәмиятенең артуы белән бәйле булса, өченче төп юнәлешкә ул диннең функциональ бүленүен кертте. “Минемчә, бер яктан ул “религия” (диннең төп мәгънәсе “религия” төшенчәсе белән тиң түгел). Мәккә-Мәдинә чорындагы кешенең шәхси ышануын, иманын чагылдырган әйберләрдән дингә иң якыны - хәзерге Көнбатыштагы “религия” төшенчәсе. Икенче яктан - секуляр (диннең сәясәттән аерым булуы – Т.И.) тәртип хас. Минемчә, бу әйбер хәзер мөселманнар тарафыннан үзләштерелә”, - диде ул. Илшат Сәетов әйтүенчә, секуляр юлны сайлаган дәүләтләрдә көчле җәмәгатьләр исән кала, яңалары барлыкка килә. “Алдагы тенденция ул, бер яктан, мөселманнарның Көнбатыш демократиясен үзләштерүе һәм аны эчтән ничектер үзгәртергә теләве. Икенче яктан, неофундоментализм барлыкка килү. Без моны Сириядәге, Гыйрактагы террористлар мисалында күрәбез”, - диде Илшат Сәетов. Террористик юнәлешләрнең барлыкка килүен ул Ислам проектларының еш кына куйган максатына ирешә алмавы белән бәйләп аңлатты. “Шуның нәтиҗәсендә кайбер кешеләр элеккечә, ягъни Мәккә-Мәдинәдә булган тормыш белән яшәргә тиеш дигән фикергә килә. Ләкин хәзер бездә тыелган ДАИШта (Россиядә тыелган террористик төркем - Т.И) кылынган әйберләр бөтенләй шәригатькә каршы”, - ди Илшат Сәетов.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев