"Ислам дөньясын бердәйләштерү, эталон булып торучы ислам терминнарын булдыру кирәк" - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Төркиянең Истанбул шәһәрендә дин һәм фән белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми вәкилләр катнашында Евразия ислам шурасы советы уза. Быелгы тугызынчы советның төп темасы: “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар”. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинда катнаша. Ул Евразия ислам шурасында катнашучыларны республика мөселманннары исеменнән сәламләгән. Мөфти хәзрәтләре үзенең чыгышында Төркия һәм Россия, Төркия һәм Татарстан арасындагы дини, сәяси, икътисади, мәдәни багланышларның күптәнге традицияләргә таянуына игътибар юнәлткән. Хезмәттәшлек берникадәр тукталып торганнан соң, аны кабат дәвам итү һәм үстерү мөһимлеге хакында әйткән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мөселман һәм төрек компоненты, безнең илләр һәм халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләр бүгенге Россия тормышында зур роль уйный. Һәр заманда ислам бердәмлеген какшата һәм мөселманнар күңеленә шөбһә сала торган яңа дини агымнар барлыкка килгән. Әгәр дә элек алар бик акрын таралсалар, хәзерге интернет һәм глобальләштерү заманында зур тизлек белән танылалар. Интернетны тыю мөмкин түгел. Алайса деструктив идеологиягә каршы ничек көрәшергә? Идеологияне бары идеология генә җиңә. Безгә әхле сөннәт әл-җамал позициясен, ягъни фикһта 4 мәзхәб һәм гакыйдәдә ике мәзхәб – матуриди һәм ашари дигән фикерне ныгыту мөһим. Ислам дөньясын бердәйләштерү, эталон булып торучы ислам терминнарын булдыру кирәк. Әйтик, бүгенге көндә үзләрен хәнәфи яки ашари дип атаучылар бар, әмма чынлыкта алар хәнәфи яки ашари түгел. Сөнни карашлардан бик ерак торалар. Үзләрен суфый дип атап, төрле яңалыкларга, гөнаһларга кереп китүчеләр дә бар.

Беренче адым ясалды - бу елның 25-27 августында Грозныйда үткәрелгән “Сөннәтне дәвам итүчеләр кемнәр алар?” дип аталган конференциядә бер фикергә килдек. Анда катнашкан дин галимнәре тарафыннан әхле сөннәт әл-җамал вәкилләре дип, исламның танылган рәсми мәзхәбләре вәкилләре аталды”, - дип белдергән Камил хәзрәт.

Искәртеп узабыз: совет утырышы 4 көн бара. Анда Әзербайҗан, Беларусь, Босния-Герцеговина, Болгария, Эстония, Грузия, Хорватия, Казахстан, Черногория, Кыргызстан, Кырым, Косово, Литва, Македония, Монголия, Молдова, Румыния, Россия, Словения, Таҗикстан, Украина, Греция, Голландия, Швеция, Англия, Австрия, Италия, Германия, Бельгия, Франция, Швейцария, Мисыр, Һиндстан илләре вәкилләре катнаша. Чара 14 октябрьдә сөйләшүне йомгаклаучы декларацияне кабул итү белән тәмамланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: