Татар матбугаты
"Ислам дине юлына баскач, бөтен дөньям үзгәрде" - Ренат Ибраһимов (ӘҢГӘМӘ) ("ВТ")
Күптән түгел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан, баритон тавышлы җырчы туган шәһәрендә кунак булып китте. Әңгәмә вакытында сигез бала атасы үзенең намазга басуы, иҗаты һәм “Пусть говорят” тапшыруында катнашуы хакында сөйләде.
– Ренат әфәнде, Казан Сезнең күңелегездә аерым урын билиме?
– Ярты гасырга якын гомерем Казанда узды. Мин монда 50 яшемә кадәр гомер кичердем. Мәктәп һәм консерваториядә белем алу, опера театры һәм филармониядә эшләү еллары шәһәргә булган мәхәббәтемне тагын да арттырдылар. Гомеремнең зур өлеше монда узды бит.
– Сезнең бүгенге иҗатыгыз ни хәлдә? Концертлар белән еш чыгасызмы?
– Мин үземне сәхнәдә яхшы хис итәм. Күп вакытымны тавыш яздыру студияләрендә үткәрәм. Чыгышларымның һичкайчан туктаганы юк, чөнки һәрвакыт иҗат эшендә кайныйм һәм концертлар белән дә чыкмый тормыйм.
– Сезне котларга була, чөнки юбилей елыгызда дөньяга сигезенче балагыз аваз салды. Балаларыгыз арасында Сезнең иҗат эшегезне дәвам итәргә теләгән “кечкенә җырчы” бармы?
– Олылары арасында юк, ә менә кечеләренең дүртесе дә музыкага гашыйк. Җырлыйлар, рәсем ясыйлар, бииләр. Аларның минем дәвамчым булу-булмауларын әйтергә әле бик иртә дип саныйм. Мәктәптә уңай билгеләргә генә укыйлар, укытучылары да алардан бик канәгать. Җыр һәм фортепианода уйнау бәйгеләрендә һәрдаим катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
– Сез Россия эчендә дә, күп кенә чит илләрдә дә концертларыгыз белән чыгыш ясыйсыз. Татар тамашачысы белән башкалар арасында аерма бармы?
– Аерма бар, һичшиксез. Тик мин бу аерманы безнекеләр өчен уңай дип әйтмәс идем. Мин чит илләрдә еш булам һәм чыгыш ясыйм. Хәзер бераз сирәгрәк йөрим, билгеле. Чит илдә һәр бала мәктәпне бетереп чыкканда бер музыка уен коралында уйный белергә тиеш. Беренче вакытларда: “Ничек шулай була икән?” – дип моңа бик аптырый идем. Хәзер аңлыйм: алар югары уку йортына аяк басканда, ирекле рәвештә ноталар буенча уйный алалар һәм университетка шәхес булып килеп керәләр. Классик музыканы чит ил яшьләре бик яхшы аңлый. Гаҗәп, әлбәттә.
– Чит илләрдә чыгыш ясаганда, репертуарыгызга татар җырларын да кушасызмы?
– Татар халык җырларын зур канәгатьлек белән башкарам һәм бик яратам. Чит илләргә гастроль белән чыкканда, программага ике-өч татар җырын кушмыйча калдырмыйм. Кайда гына булсам да, татар җырларын тамашачылар бик яратып һәм зур хозурлану хисләре белән тыңлыйлар.
– Республика күләмендәге зур музыкаль бәйгеләр арасында Милли музыкаль премиянең узган елгы тантанасында Сез үзегез катнаштыгыз. Быел да бишенче тантана яңа онытылмас мизгелләргә бай булды. Сезнең премиягә мөнәсәбәтегез нинди?
– Премия һәр очракта милли җыр сәнгатен үстерүгә файдалы йогынты ясый. Җырларны сайлап алу тәртибе – бөтенләй икенче мәсьәлә. Премияне оештыручылар бу тәртипкә аеруча зур игътибар бирергә тиеш. Төрле җырлар булсын, бер төрдәгеләр генә урын алмасын. Минем фикерем төрле жанрдагы милли җырлар яңгыравына кайтып кала.
– Күпбалалы ата булуыгыз турында сорап үттек. 70 яшьлек юбилеегызда түбәндәге сорау да урынлы булыр. Сез бүгенге көнкүрешегездән канәгатьме?
– Бик канәгать. Беренчедән, мин дин юлына бастым. Эчке дөньямда зур үзгәрешләр булды, алар әлегә кадәр бара. Моның өчен мин бик шат. Комсомолец-атеист булудан дини кешегә кадәр барып җиттем. Тормыш иптәшем дә диндә. Без бергә намаз укыйбыз, Мәккәдә хаҗ кылып кайттык. Балаларыбыз да бездән күреп намазга басты. Хәзер аларның кечкенә генә үз намазлыклары бар. Ислам дине юлына баскач, бөтен дөньям үзгәрде. Коръәндә шулай язылган бит: “Үзең үзгәр һәм тирәңдәге дөнья да үзгәрер”.
– Зур бәйрәмегез уңаеннан татарстанлыларга нинди теләкләрегезне җиткерергә телисез?
– Татарстанлыларны бәхетле дияргә була, чөнки республика һәм андагы яшәү шартлары бары яхшы якка гына үзгәрә. Казан да бик сокландыра. Спорт төзелмәләре бик күп, юллар мәсьәләсенә зур игътибар бирелә, шәһәребезне күрергә килүчеләр артканнан-арта. Казан зур мәдәният үзәгенә әверелеп бара. Аларга шушы бәхетле төбәктә кадерле булып яшәүләрен теләп калам.
Ильяс Шаһиев, Ватаным Татарстан
фото: picssr.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев