Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ислам дине татар милләтен саклап калучы төп нигез" - Разил Вәлиев

Татар халкын саклап калуда ислам диненең өлеше искиткеч зур. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казанда Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумында шулай дип белдерде.

Ул форумда катнашучы мөгаллимнәрне Татарстан җитәкчелеге, республика депутатлары исеменнән сәламләде. Искәртеп узыйк: Казанга ике көнлек форумга Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда укытучы 300 ләп мөгаллим җыелды.

Разил Вәлиев 1965 нче елда Казан дәүләт университетында укыган чакта Тукай клубында студентларның Нәкый Исәнбәт белән очрашуында булган хәлне искә төшерде. “Студентларның берсе “Нәкый ага, татар халкы ничә еллар буена дәүләтсез, патшасыз яши, ул ничек сакланып калды икән диде. Шунда Нәкый Исәнбәт безгә: “Татар халкын саклап калуда ислам диненең өлеше искиткеч зур. Әгәр татар халкы ислам динендә булмаса, белмим, аның язмышы ничек булыр иде икән?” дип җавап бирде”, - дип сөйләде Разил Вәлиев.

Ул безнең галимнәребезнең, әдипләребезнең дә ислам диненә, дини оешмаларга хөрмәте зур булуын билгеләп узды. “Чыннан да, ислам дине татар милләтен саклап калучы төп нигез дип саныйм. Әмма дә ләкин татар халкы үзе дә ислам динен саклап калды. Димәк, дин милләтне, милләт динне саклап калды дияргә була. Шуңа күрә бүгенге көндә әгәр без милләт язмышы, татар халкының киләчәге турында уйлыйбыз икән, һичшиксез, моны ислам дине белән бәйләмичә булдыра алмыйбыз. Бу шулай булырга тиеш тә”, - диде.

Разил Вәлиев 2 ел элек Финляндиягә баргач, андагы имам Рамил хәзрәт белән сөйләшкәне турында сөйләде. “Шаккатам: сездә нибары 800 татар яши, бер гасырдан артык монда яшисез, 4 буын узгансыз. Әмма дә ләкин балаларыгыз да, оныкларыгыз да татарча сөйләшә. Динне дә, телне дә саклап калгансыз, моңа ничек ирешә алдыгыз” дидем. Ул әйтә: “Без беркайчан милләт белән динне аермадык, ди. Динне дә, милләт проблемаларын да бергә алып бардык ди. Шуңа күрә бездә дин дә хөрмәттә, күңелебездә иман да бар, телебез дә туган теле” дип җавап бирде”, - дип сөйләде депутат.

Разил Вәлиев Дәүләт Советында 90 нчы елдан бирле яңа законнар кабул ителә башлаганын искәртеп, иң беренче кануннарның берсе вөҗдан иреге һәм дин оешмасына кагылышлы булуын әйтте. “Моңа кадәр дин дәүләттән аерылган дип әйтеп килдек. Әмма дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыять милләттән дә, дәүләттән дә, диннән дә аерылмаган. Дәүләт Советында кабул ителгән законнар дини һәм дәүләт оешмалары арасындагы бер күпер ул. Соңгы елларда республика, дәүләт җитәкчелеге дингә йөз белән борылды. Гает бәйрәмнәренә Президентыбыз килә”, - диде.

"Совет чорында авылыбызда иман булмады, хәзер имам юк"

Разил Вәлиев фикеренчә, бүгенге көндә мәдәният һәм дин әһелләре арасында берләшү җитәрлек дәрәҗәдә түгел әле. “Мондый форумга мәдәният, сәнгать әһелләрен дә чакырырга кирәк иде. Без дә мәдәният, сәнгать әһелләре утырышларына дин әһелләрен чакырырга тиешбез. Әгәр дә бергә булмасак, киләчәгебез авыррак булачак”, - дип мөрәҗәгать итте.

Разил Вәлиев берничә ел элек Татарстан Президенты белән Төркиядә эш сәфәрендә Төркия Президентының татар халкын Төркиядә галим халык дип белүләре турында әйткәнен сөйләде. “Гомер гомергә шулай булган. Мәгърифәт тараткан безнең халык. Үзебезгә дә мәгърифәт таратырга вакыт җиткәндер”, - дип белдерде депутат.

Язучы чыгышын төгәлләп, күптән түгел бер авылда булганын әйтте. “Анда яңа мәчет салганнар. Шунда берәү “мәчетебез бар, имамыбыз юк, укып кайткан имам көтәбез. Совет чорында авылыбызда иман булмады, хәзер имам юк”, - диде. Шуңа күрә авылларда иман да, имам да булсын иде”, - дигән теләктә калды Разил Вәлиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев