Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ислам дине нигезендә татар телен сакларга була" - Рушан Аббясов

Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә уку бик мөһим, - дигән фикер җиткерде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия мөфтиләр Шурасы урынбасары, Мәскәү өлкәсе имам-хатыйбы Рушан Аббясов. "Туган телебезне саклау - безнең мөһим вазыйфаларыбызның берсе. Əлбәттә, Татарстаннан кала башка төбәкләрдәге мәчетләргә күп төрле милләт вәкилләре йөри. Анда бер генә телдә сөйләп булмый. Əмма без Мәскәү Җәмигъ мәчетендәме, башка төбәктәге мәчеттә булсынмы, 3-5 минут татар телендә сөйләргә тырышабыз. Тик безнең мәчеткә йөрүче татарлар бик аз. 100 процентның 5 проценты булса, шатланыр идек. 95 процент башка милләттән булган һәм алар белгән тел - ул рус теле. Шуңа да вәгазьләр рус телендә сөйләнә", - диде ул һәм илебез башкаласындагы үзәк мәчеттә татар телендә вәгазьләр укылуын тагын бер кат ассызыклады. Дин әһеле шулай ук мәчетләрнең күпчелеген татарлар төзүен дә билгеләп үтте. "Ел саен Казанда үткәрелә торган Җыен вакытында да без бу мәсьәләләрне күтәрәбез. Шулай ук бер уртак фикергә килергә омтылабыз һәм татар халкын ассимиляциядән сакларга телибез. Кызганыч, бик күп яшьләр туган телен белми. Бу еш кына гаиләдән тора. Безнең Мәскәүдә бер генә татар мәктәбе булса да, анда бик аз татарлар укый. Мин үземнең ике баламны да анда йөртәм. Билгеле, ул шәһәр үзәгендә түгел, читтәрәк. Анда яшәүче татарларның да азы гына балаларын ул мәктәпкә йөртә", - ди имам-хатыйб. Беренче чиратта, бу мәсьәләнең асылына төшенергә һәм ислам дине нигезендә татар телен сакларга була, дигән фикердә Рушан Аббясов. Моның өчен мәдрәсәләргә татар телен кертергә, күбрәк вәгазьләр укырга кирәк, диде ул.  
Лилия Локманова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев