Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Искәндәр Гыйләҗев: "Телне саклар өчен авылны сакларга түгел, шәһәрне үстерергә кирәк"

"Татар кешесе, авылыннан шәһәргә киткәч, авылын сагына, елый, әмма беркайчан да кире кайтмый. Татар диаспоралары да шулай формалаша, аларның барлыкка килүе татар халкының язмышын чагылдыра". Бүген Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган "Җәйге төндә фән" чарасы кысаларында үткән "Татаристика" лекториендә тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, татар диаспораларының формалашуы хакында сөйләгәндә, шундый фикер дә җиткерде. Галим татар халкының Җир шарының төрле кыйтгаларына сибелүенең икътисади, сәяси, иҗтимагый һ.б. сәбәпләрен атады. Татар кешесе төрле шартларга яраклаша белә, бу аның этник үзенчәлеге, дип саный Искәндәр Гыйләҗев. Шушы психологик гадәт аны чит җирләрдә дә саклап кала, әмма, шул ук вакытта, ул татарның менталитетын юкка чыгаруның сәбәбе дә булып тора. Искәндәр Гыйләҗев үзенең чыгышында шулай ук татар шәһәр мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә карата да фикерен әйтте. "Без һәрвакыт "Авылны сакларга кирәк!" дип әйтәбез. Ләкин татар - ул практик кеше. Һәм аның шундый бер позициясе бар - шәһәргә күчеп килгәч, татар теле аның өчен авыл символына әйләнә. Күпчелек өчен шулай. Шәһәрдә тупланган татар, авылны онытам ди, татар телен дә онытырга теләп яши башлый. Кызганычка каршы, без хәзер авылны саклыйбыз дип, шушы позицияне яклыйбыз түгелме? Минем фикеремчә, телне саклар өчен авылны сакларга түгел, шәһәрне үстерергә кирәк", - диде галим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев