Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иске татар бистәсендә Габдулла Тукайга багышланган сәхнәләштерелгән чара узачак

23 апрель көнне Иске татар бистәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган сәхнәләштерелгән чара узачак, дип хәбәр ителә Казан мэриясе рәсми сайтында. Әлеге чарада Г.Камал исемендәге театр, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары һәм татар эстрада “йолдызлары” катнашачак. Шулар арасында: Резеда Шәрәфиева, Рәсим Низамов, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, Илсаф, Зәринә Хәсәншина, Марат Фәйрушин, Алинә Сәфуллина, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Зөлфирә Шәйдуллина һәм башкалар бар. Бәйрәмнең махсус чакырылган кунагы – Венера Ганиева. Чара 12.00 сәгатьтә К.Насыйри җәяүлеләр урамында узачак, дип хәбәр итә “Иске шәһәр” префектурасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев