Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иске Татар бистәсендә "Чәй музее" ачылачак

Иске Татар бистәсендә "Чәй музее" үзенең ишекләрен ача, дип хәбәр итә tatar-islam.com.
Ул борынгы йортларның берсендә - Вәлиулла Гыйззәтуллин (Вәли бай) йортында урнашачак. Вәли бай чәй белән сату итүче миллионер сәүдәгәр булган. Шәһәр халкы һәм мәркәзебез кунаклары өчен "Чәй музее" чәйнең берничә дистә төрен тәкъдим итә: әлеге милли эчемлекне яратучылар һәр төрен тәмләп карый алачаклар. Шулай ук музейда милли ризыклар белән сыйлау да күздә тотыла. Татар халык ашлары нәкъ менә махсус чәй өчен әзерләнә торган камыр ризыкларының күп төрлелеге белән аерылып тора.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев