Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иске Казан түгәрәк уены" татар халык йолалары белән таныштыра

13 май көнне 9:00 сәгатьтә Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау туры оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә  Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Фольклор Берләшмәсе, Халыкара Фольклорчылар Ассоциациясе,  ЮНЕСКО каршындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе әгъзасы Эльмира Каюмова хәбәр итә. Биектауның Шәпше авылында узачак «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестивалендә 400дән артык башкаручы катнашачак. «Түгәрәк уен һәр ел киң колач җәя бара. Проектта катнашырга теләүчеләр саны артканнан арта, ди Эльмира Каюмова. – Безнең фестивальдә быел 52 фольклор коллективы һәм республиканың 21 районыннан, шулай ук Казаннан солистлар чыгышы көтелә. Барлыгы 400ләп кеше катнашачак.  «Иске Казан түгәрәк уены» бәйрәменә килгән һәр кеше халык йолалары белән таныша алачак. Милли асылыбыз аша сәнгать шатлыгы кичерергә дә менә дигән форсат». Исегезгә төшереп узабыз: «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестивале беренче тапкыр 2010 елда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла башлаган иде. Проектның максаты - татарның гореф-гадәтләрен барлау, аларны саклау һәм яшь буынга тапшыру, төрле төбәкләрдә иҗат итүче башкаручыларны бергә туплау, аларга методик ярдәм күрсәтү. Фестиваль-конкурс быел 7 номинациядә уза: халык җыры (лирик, уен, бишек, такмак һ.б.), инструменталь музыка (гармун, курай, кубыз, сорнай,  мандолина, думбра һ.б.), гөсләдә уйнау, фольклор-этнография композиция (йола, уен һ.б), халык биюе, эпик әсәр (бәет, мөнәҗәт, дастан һ.б.), тарихи этапларда фольклор реконструкция (Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорлары — дастан, риваять, хәрбиләр биюе, шәһәр томышы күренешләре). Чыгышларны сәнгать белгече Эльмира Каюмова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяли. Болардан тыш фестиваль барышында «Такмак әйтеш» ярышы да уздырылачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев