Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау чаралары оештырыла

13 май көнне Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау чаралары оештырылачак. Фестивальдә быел 52 фольклор коллективы һәм республиканың 21 районыннан, шулай ук Казаннан солистлар чыгышы көтелә. Барлыгы 400ләп кеше катнашачак. «Иске Казан түгәрәк уены» бәйрәменә килгән һәр кеше халык йолалары белән таныша алачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивале беренче тапкыр 2010 елда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла башлаган иде. Проектның максаты – татарның гореф-гадәтләрен барлау, аларны саклау һәм яшь буынга тапшыру, төрле төбәкләрдә иҗат итүче башкаручыларны бергә туплау, аларга методик ярдәм күрсәтү. Фестиваль-бәйге 7 номинациядә уза: халык җыры, инструменталь музыка, гөсләдә уйнау, фольклор-этнографик күренеш, халык биюе, лиро-эпик әсәр, борынгы чор фольклоры реконструкциясе. Болардан тыш фестиваль барышында «Такмак әйтеш» ярышы да уздырылачак. Чыгышларны сәнгать белгече, ЮНЕСКО карамагындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе әгъзасы Эльмира Каюмова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяли.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев