Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иске Абдул авылының "Гөлчәчәк" балалар бакчасы сабыйлары өчен "Әбием сандыгы" чарасы оештырылган

Тукай районының Иске Абдул авылында «Гөлчәчәк» балалар бакчасы нәниләре мәдәният йортында кунакта булды. Сабыйларыбызны халкыбызның милли бизәкләре белән таныштыру максатыннан, анда алар өчен «Әбием сандыгы» дип исемләнгән чара оештырылды, дип яза районның “Якты юл” газетасы.

Балалар бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләгән. Милли татар киемнәре киеп, халкыбыз җырларын башкарып, биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачкан. Моннан тыш, «Миңлебай-Гөлбану» җырлы-биюле уенын да өйрәнеп кайткан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев