Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иштуган авылында изге бәйрәм - Корбан гаетен күңел күтәренкелеге белән каршы алдылар" - Хәлил Мортазин

Бу атна дүшәмбе көнне Ислам дөньясында олуг бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үттек. Бу көнне Саба районының барлык мәхәлләләрендә бәйрәм намазлары укылды, дип, төбәктә гаетнең ничек уздырылганын “Саба таңнары” газетасы сурәтли.

Саба җәмигъ мәчетенә җәмәгать таң беленүгә - иртәнге намазга ук җыела башлады. Фарыз намазга кадәр мәчет имамы Алмаз хәзрәт Гаянов изге Коръәннән «Ясин» сүрәсен укыды, үтемле вәгазендә Корбан бәйрәменең фазыйләтләре, Корбан чалу йоласы турында сөйләде. Фарыз намаздан соң имам Илдар хәзрәт Яхин «Тәбарәк» сүрәсе белән аның тәфсирен укыды, бәйрәм вәгазе сөйләде. Гает намазыннан соң бәйрәм хөтбәсе укылды, дога кылынды. Гает көнне, гадәттәгечә, җәмигъ мәчетнең ике каты да ир-атлар белән шыгрым тулы иде. Һәркем ике куллап сәламләшеп, бер-берсен бәйрәм белән котлады, ихлас теләкләрен җиткерде. Гаеттән җәмәгать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ниятләгән корбаннарын чалу өчен өйләренә ашыкты. Бәйрәм көнне күп йортларда мул сыйлы табыннар әзерләнде, Мөхәммәт өммәте бер-берсенә кунакка йөреште, әрвахларның каберләрен зиярат кылды. Корбан бәйрәме өч көн буе дәвам итә. Бүген дә, кояш баеганчы, туган-тумачаның, мескен вә мохтаҗларның хәлен белү, сәдакалар тарату саваплы санала.

«Иштуган авылында изге бәйрәм - Корбан гаетен күңел күтәренкелеге белән каршы алдылар. Олы бәйрәм якынлашкан көннәрдә авыл халкы белән бердәмләшеп мәчетебезнең манарасы буялып, тимердән койма белән әйләндереп алынды. Ерактан балкып торган Аллаһ йортыбызга үзгә бер нур өстәлде. Манараны буяуда Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе Нургаян Тимергалиев кран белән ярдәм итте. Мәчеткә йөрүче хатын-кызларыбыз гает алдыннан Аллаһ йортын җыештырып, тагын да ямьләделәр. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын», - дип хәбәр итте безгә Иштуганнан Хәлил Мортазин.

Корбан гаете, елдагыча, бик күркәм һәм оешканлык белән узды. Аллаһ йортына 50дән артык ир-ат җыйналып, имам-хатыйб Илнур хәзрәт дини йолалар, иман, әдәп-әхлак, яшәү кыйбласы турында вәгазь сөйләде. Хәлил Мортазин Корбан чалу тәртипләре, аның фазыйләтләре турында сөйләде. Олысы-кечесе рәт-рәт булып тезелеп, Гает намазы укды. Изге догалар кылып, сәдакалар салды. Кыскасы, бөтен мөселман дөньясының ил олы бәйрәмнәреннән булган Корбан гаете Иштуганда да бик күркәм узды.

Сатыш авыл җирлеге биләмәсендәге мәхәлләләр Мамалай, Бигәнәй, Чәбки-Саба, Сатышта да халык изге Корбан гаетенә күпләп җыйналган иде. Шунысы куанычлы: өлкәннәр белән бергә балаларның да тигез сафларга басуы киләчәккә җылы өметләр уята. Төрле сәбәпләр белән туган нигезләреннән читтә эшләгән, яшәгән авылдашларның бәйрәм көнне туган авылларына кайтып, гает намазына килүләре дә куандыра.

Барлык кануннарына туры китереп укылган гает намазыннан соң, мәчет имамы Габделәхәт хәзрәт Шакиров җәмәгатьне 24 сентябрь көнне сәгать 10да мәчеттә үтәчәк Корбан ашына чакырды.

Югары Шытсу авылында да Гает намазы, елдагыча, тыныч үтте. “Авылның югары очыннан тәкъбир әйтеп төштек. Авыл урамы буйлап яше-карты кушыла барды. Мәчеттә барлыгы 70кә якын кеше намаз укыдык. Бәйрәм көнендә без үзебез 20 корбан чалдык. Әмма бу әле төгәл сан түгел. Гаиләдә улы яки башка кеше, әйтик, абыстай чакырып укыткан кешеләр дә булды”, – ди авылның имам-хатыйбы Сабирҗан хәзрәт Гыйлемханов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев