Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ишегалды тулы бәхет йөргән...

Кайчак кеше тормышта кайсы юлдан китәргә белми аптырый. Ә үзенә язган бәхетнең күз алдында гына икәнен күрми йөри. Балабыз булмаса, табибларга барабыз, күрәзәчеләргә йөгерәбез, каяндыр дәва эзлибез. Үзебезгә бәхет алып киләсе сабыйның янәшәдә генә йөргәнен күрмибез дә. Алты ятимне үз кочагына сыендырган Римма Лотфуллина  әнә шулай ди.

  “Өйдә ялгыз утырасы килмәде”

Хәер, ятим сабыйны бәхетле итү һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Аның өчен изгелек тә, батырлык та кирәк. Әле һәркемнең Римманың ире Илфар кебек таянычы да юк. Лотфуллиннар Яшел Үзәндә яши. Бик яратышып өйләнешә алар. Икесе дә күп итеп бала үстерү турында хыяллана. Илфар да, Римма да – ишле гаиләдән. Язмыштыр, икесе дә яшьли әти-әнисез кала. “Без дүрт бала идек. Иң олысы – мин. Әти-әнием бик иртә китеп бардылар. Алар үлгәч, тормышның бар авырлыгы минем җилкәмә төште. Ә Илфар иң кече бала була. Шуңа да аңа туганнары ятимлекне бик сиздерт­ми, яклап, саклап, кадерләп үстерәләр”, – дип сөйли Римма.

Лотфуллиннарга Аллаһы Тә­га­лә бер генә бала бирә. Илнурны кадерләп, яратып үстерәләр. Улы үсеп җитә, эшкә урнаша. Өй­дә берүзе утырып калган Римма бу хәлне авыр кичерә. “Сез булмагач, читен, өйдә ялгызым гына утырасым килми”, – дип зарлана ул ире­нә. “Әнә ишегалдында гына приют бит. Шунда кереп чык. Бала­ларның хәлен бел”, – дип гаҗәп­ләндерә Илфары. Чынлап та, тәрә­зәдән генә балалар йорты күренеп тора.

 “Бу сабыйларны аермаска иде”

Римма каршы йорттагы сабыйлар янына кереп йөри башлый.  Ә бервакыт туганының баласы белән хастаханәдә ятарга туры килә аңа. Күрше ятакка, приюттан алып килеп, бер баланы салалар. Менә шул вакытта Римма апаның әни булырга те­ләгән хисләре тагын кузгала. Ул бу кызны күрә дә: “Үземә була”, – дип әйтә. Әмма сабыйны тиз генә алып кайтып булмый. Кәгазь мәшәкатьләрен хәл итәр­гә туры килә. Баланың документларын Казанга җибәрәләр. Гаилә кеч­кенә Настяны көтә башлый. Лотфуллиннарны Казанга чакырталар. Баксаң, абыйлы-сеңелле тагын ике бала бар икән. Шундый акыллы сабыйлар, бер-берсен­нән аермаска иде, диләр. – Балалар йортына килеп кердем дә сүзсез калдым. Абый­сының сеңлесенә карата нинди мөнәсәбәттә булуына исем китте. Шулкадәр кайгырта, өрмәгән җиргә дә утыртмый инде менә. Шул җылылыкны күреп, күңелем эреде. Сабыйларның икесен дә өйгә алып кайттык. Дима белән Настя исемле иде алар. Бу ике баланы рәсмиләштереп йөргәндә, без алдан күзебез төшкән Нас­тям­ның да документлары әзер булган. Аны безгә Гашыйклар көнендә бирделәр. Шулай итеп, бер түгел, өч бала алып кайттык. Күңелем дә тынычланды, – дип сөйли Римма.

“Бездә хәзер өч Настя”

Гаҗәп, балалар, гаиләгә килеп керүгә, Илфарга әти дип дәшә башлый. “Миңа никтер әни диюче юк. Ә бит күңел көтә, – дип сөйли Римма. – Әмма көчләп әйттерә торган сүз түгел бу. Нас­тябыз бик тә җырларга ярата. Безгә кайткан көнне үк иртәнге өчкә кадәр концерт куйды. Җыр­лый инде менә, һич туктатып булмый. Үзебез дә сүз әйтмибез. Мөгаен, гаиләле булуына шулай шатлангандыр инде. Ә безнең йокы килә. Сәгать өч тулгач, ни­һаять, җырлавыннан туктады бу. Әтисе йоклап китте. Настя йө­гереп килде дә: “Сиңа “әни” дип әйтим әле”, – дип колагыма пышылдады. Шул сүздән соң сөе­нечемнән иртәнгә кадәр елап яттым. Менә кайда иде ул бәхет!” Бер гаиләдә бер исемле ике бала булу гаҗәп түгелме? Ә Лотфуллиннарда икәү генә түгел, өчәү әле алар. Өченче Настяны алар кышкы каникулга үзләренә кунакка алып кайта. Сабый бу гаиләгә шулкадәр тиз ияләшә.  Каникул беткәндә, Риммага “әни” дип эндәшә. Ничек инде ул сабыйны кире балалар йортына илтәсең?! Хәзер бу гаиләдә алты сабый – өч Настя, ике Дима һәм Виталий тәрбияләнә. “Бар эшне эшләргә өйрәнеп үсәләр. Сүзебезне тыңлыйлар. Бик рәхмәтле балалар. Ирем малайлар белән мәш килә. Мин исә – кызлар янында. Алар кул эшләренә өйрәнеп үсә. Тормышта хатын-кызга кирәкле барлык һөнәргә дә өйрәнәләр. Зур гаилә булгач, эшләрне дә бергә эшлибез. Аннан соң матур итеп ял да итәбез. Табигать кочагына чы­гар­га яратабыз.  Балаларыбыз безне бик ярата. Бәйрәмнәрдә безгә табын әзер­лиләр. Бергәләп конкурсларда катнашабыз. “Неч­кәбил”гә барырга әзерләнәбез.  Сабыйлар минем җиңүемне көтә”, – ди Римма.

“Миңа рәхмәт укыйлар”

Бер Настяның әти-әнисе үлеп киткән, икенчесенеке онкологик авырудан вафат булган. Ике сабыйның әниләре исән, баштарак телефон аша хәбәрләшеп  тә торганнар. Балалар исә җылы, назлы урынны сайлый. “Алар барысын да аңлый. Үткәннәре турында сөйләшергә яратмыйлар. Ул темага сүз башласак, тиз генә тәмамлап, башкага күчәләр. Мин исә аларның күңелен төшермим, – ди Римма. – Бу балалар йортыбызга бәхет китерде. Лагерьга ял итәргә китсәләр дә, сагынам үз­ләрен. Янымда гына тотар идем. Шөкер, улым гаилә корды. Инде оныклар сөябез. Киленем дә бик кешелекле булды. Күзләр генә тимәсен! Янымнан да китми. Кит­сә дә, сагынып кайтып җитә. Кеч­кенә балаларны бергәләп тәр­биялибез. Әле кайчан гына ялгызлыктан аптырый идем. Ал­лаһка шөкер, җаныма рәхәт­лек таптым. Мин бу балаларны яраткан кебек тагын башка бе­рәр кешене ярата алыр идемме икән? Алар миңа бик кадерле, газиз. Исән генә булсыннар! Гаи­ләбез­дә татулык, тынычлык. Ирем бе­лән 27 ел бәхетле яшибез. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле. Әгәр ул ишегалдындагы йортны күр­сәт­мәгән булса, мин бу кадәр бә­хетле була алыр идемме?”    
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев