Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

И.Шакиров ис. "Татар моңы" конкурсына видео һәм аудио язмаларны җыю дәвам итә

Икенче турга узган конкурсантларның исемлеге Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сайтында.

22 мартка билгеләнгән беренче сайлап алу туры Уфа шәһәрендә билгеле сәбәпләр аркасында уздырылмады. Элегә билгесез вакытка кичектерелеп тора. Шулай да И.Шакиров ис. “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы үз эшен дәвам итә. 24 март көнне җюри әгъзалары Рәсәй төбәкләреннән килгән алтмышлап видео һәм аудио язмаларны тыңлады.

Икенче турга узган конкурсантларның исемлеге Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сайтында.

Апрель аенда узасы икенче, өченче тур һәм Гала концерт күчерелү сәбәпле видео һәм аудио язмаларны җыюны дәвам итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 8 919 690 04 22; E mail: tm.ilham@mail.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев