Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иртәгә "Шифалы куллар" әдәби конкурсы һәм "Татарстан. Тарих. Шәхесләр" әдәби очерклар конкурсы җиңүчеләре бүләкләнәчәк

Бүләкләү тантанасына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(«Татар-информ»). Иртәгә, 17 декабрьдә, 14:00 сәгатьтә «Казан утлары» журналы редакциясе оештырган ««Шифалы куллар» әдәби конкурсы һәм «Татарстан. Тарих. Шәхесләр» әдәби очерклар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

«Шифалы куллар» конкурсы сәламәтлек сагында торучыларның хезмәтенә әдәбиятыбыз аша игътибар юнәлтү, татар әдәбиятын сәламәтлек саклау, медицина өлкәсенә караган әсәрләр белән баету, иҗатта яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Казан утлары» журналы редакциясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылган иде.

«Татарстан. Тарих. Шәхесләр» конкурсы очерк жанрын үстерү, рухи кыйммәтләрне, патриотизм хисләрен пропагандалау, республикабызда телләрне саклау һәм үстерү, яңа авторларны табу, алар белән хезмәттәшлек итү максатыннан, «Казан утлары» журналы редакциясе тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылды.

Чара «Татмедиа» агентлыгының конференцияләр залында узачак

«Татар-информ» сайтында бүләкләү тантанасының онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев