Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иртәгә “Инешләр Иделгә кушыла” әдәби салоны утырышы Фоат Галимуллин юбилеена багышлана

18 май көнне сәгать көндезге 2 дә ТР Милли музеенда “Инешләр Иделгә кушыла” әдәби салонының чираттагы утырышы була. Ул филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллинга 75 яшь тулуга багышлана. 500 дән артык фәнни хезмәт авторы Фоат Галимуллин Милли музейның Гыйльми советы әгъзасы булып тора. Утырышта ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, язучылар һәм шагыйрьләр Ренат Харис, Газинур Морат, Мәдинә Маликова, филология фәннәре докторлары Хатыйп Миңнегулов һәм Әлфәт Закирҗанов һ.б.лар катнашуы көтелә. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев