Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иртәгә Г.Камалда Саха академия театры Чыңгыз Айтматовның "Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым" спектаклен куячак

П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры үзенең 110 еллыгына багышланган Евразия гастрольләре турына Бишкәк, Алма-Ата, Астана, Казан, Уфа, Мәскәү шәһәрләрен керткән. Казан гастрольләре хакында театр җитәкчеләре бүген журналистларга Г.Камал театрында үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.

“Бу театр турында легенда театр алдыннан йөри. Театрның үз юбилее турына Казанны да кертүләре безнең өчен зур шатлык. Татар һәм саха театрларының икесенә дә быел 110 ел тула. Саха театры бездән ике айга өлкәнрәк тә,” – дип тәкъдим итте Фәрит Бикчәнтәев театр коллективын журналистларга.

“Безнең әле бинабыз да, академия статусы да, легендабыз да булмаганда ук татар театры милли театрлар арасында фундаментальлеге белән аерылып тора иде. Бу театрга килү безгә зур дәрәҗә, – дип башлап җибәрде сүзен театның сәнгать җитәкчесе Андрей Борисов. – Кичә биредә Камал театры спектаклен карап, татар театрының ни дәрәҗәдә интеллектуаль театр икәнлегенә инандым (26 октябрьдә Камал театры “Дон Жуан”ны күрсәтте. – Р.М.). Без зур юллар узып – Кыргызстан, Казахстаннарны урап сезгә килдек. Безнең төрки халыкларның гасырлар дәвамында булган багланышларын яңартабыз. Милли театрлар без барыбыз да бөек рус театры үрнәгендә үсеш алганбыз”.

Гастрольләр оештыру мәсьәләсенә килгәндә, Андрей Саввич республика хакимияте булышлыгын билгеләп үтте. “Кечкенә генә бер алмаз саттык та...”, дип шаяртты ул.

Саха театры җитәкчелеге тамашачы җәлеп итү проблемасы булмавын, театрларга яшьләрнең йөрүен билгеләп үтте. “Без айлар буена авылларга гастрольләргә чыгып китәбез. Сазлыклы юллар аша йөрибез. Яшьләрне авылларда табып театр сәнгате белән кызыксындырабыз. Соңрак алар шәһәргә килгәч үзләре безне эзләп таба, театрыбызга йөри башлыйлар”, – диде А.Борисов.

Театр труппасы иртәгә үз гастрольләрен Чыңгыз Айтматовның “Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым” спектакле белән башлап җибәрә. Спектакльнең режиссеры – Андрей Борисов.

Андрей Саввич Борисов – театр һәм кино режиссеры, 1990-2014 елларда Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры. Кино сөючеләр аның киң масштаблы “Тайна Чингис хаана” (2009 ел) фильмы буенча да хәтерлиләрдер. Әлеге фильмның презентациясе Казанда да узган иде.

Ә инде 1982 елны Чыңгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым” спектакле режиссер Андрей Борисовның диплом эше генә түгел, ә үзенең туган театрында режиссер буларак тәкъдим иткән беренче хезмәте дә булып тора. Бүгенге көндә әлеге спектакль Ойунский театрының визит карточкасы, ә Андрей Борисов утыз елдан артык шушы театрның сәнгать җитәкчесе.

“Нивх халкы легендасы буенча кыргыз язучысы язган, рус рәссамы ясаган, саха театры куйган”, дип тәкъдим итте ул бүген әлеге спектакльне журналистларга. Казан тамашачысы аны 2014 елның җәендә Казанда үткән III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында бер күргән иде инде.

Спектакльнең нигезе итеп Чыңгыз Айтматовның "Диңгез кырыннан чабучы ала көчек" повесте алынган. Әсәр Амур елгасының түбән агымында һәм Сахалин утравында яшәүче, тынычлык сөюче нивх халкы хакында. Алар рухларга ышаналар, шул рухлар белән шаманнар ярдәмендә элемтәгә керәләр.

Повестьның нигезендә диңгез аучылары хакындагы нивх легендасы ята. Эчтәлек буенча Кириск исемле малайны ыруг башлыгы Орган, Эмрайин ата һәм аның туганнан туган абыйсы Мылгун диңгездә аучылык серләренә өйрәтәләр. Юлда алар көчле давылга очрыйлар, давылдан соң, күз күремен каплап, үле тынлык сыман куе томан төшә. Аучылар, адашып, ярга юлны таба алмыйлар. Дүрт кеше көймәдә, ашау-эчүсез калып, килеп туган каршылык белән көрәшергә мәҗбүр булалар. Калган соңгы тамчы су, киләчәк буыннар хакына, малайның гомерен саклап калырга тиеш. Шуның өчен өлкәннәр, үзләре теләп, үлем юлын сайлыйлар – чиратлашып көймәдән диңгез томанына төшеп югалалар. Кириск, әтисенең кырыс васыятен үтәп, авыр сынаулар кичеп, якыннарының үлемен күтәреп, өлкәнәеп өенә кайта.

"Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым" спектаклен 28 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күрергә мөмкин. Театр кассаларында әле билетлар бар, дип хәбәр итә оештыручылар. Казан тамашачысы әлеге легендар театрны карау мөмкинлеген кулдан ычкындырмас дип уйлыйбыз.

Гастрольләр афишасына Саха театрының иң яхшы спектакльләре кергән. “Минем үзем куйган спектакльләрне генә түгел, укучыларымның эшләрен дә алып киләсем килде”, – ди Андрей Борисов.

29 октябрь 18.00 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә – Федерико Гарсиа Лорканың “Бернарда Альба йорты” спектакле (режиссеры – Сюзанна Ооржак). Спектакль 2007 елда өч номинация буенча: “Иң яхшы спектакль”, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы хатын-кыз роле” (Степанида Борисова) “Алтын битлек” Милли премиясендә катнашты. “Милли театрларга премияне бик бирергә атлыгып тормыйлар”, – дип шәрехләде сәнгать җитәкчесе.

Гастрольләр якшәмбе көнне – 30 октябрьдә 18.00 сәгатьтә А.Кулаковскийның “Шаман төше” спектакле белән ябыла. Спектакльнең режиссеры – Руслан Тараховский. Тараховскийның герое – яшь рок-музыкант хәзерге заман ыгы-зыгысында үз-үзен табарга тели һәм шаман йолаларының гипноз ритмы аша авыр сынау (ХХ гасырның тарихи вакыйгалары) – тән кискәләү (эттэнии) йоласын үтә. Спектакльдә “Чолбон” рок-төркеме дә катнаша.

Спектакльләр саха телендә бара, рус теленә тәрҗемә булачак. Татар тамашачысы саха теле белән татар теленең охшашлыгына һәм төрки телләрнең җанга якын яңгырашына сокланып тәрҗемәсез дә карый алачак.

Театр труппасы үзе белән гастрольләргә милли телевидение вәкиләрен дә алып чыккан. Якутия телевидениесенең Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Хабаровскида корпунктлары бар дип мәгълүмат бирде тележурналист Айсена Бурнашева. Театның зур туры буенча саха һәм рус телләрендә тапшырулар әзерләнәчәк.

Сүз уңаеннан, соңгы елларда Г.Камал һәм Саха театрлары арасында тыгыз дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Саха Академия театры берничә мәртәбә “Нәүрүз” Халыкара фестивалендә катнашты, ә 2017 елда үтәчәк фестиваль исә якут театры сәнгатенә багышлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев