Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иртәгә (22 июнь) “Kazan-Arena” стадионында IV Республика ифтары булачак

22 июньдә “Kazan-Arena” стадионында уздырылачак IV Республика ифтарына 8 меңләп чакыру билеты таратылган. Бу хакта кичә “Татар-информ” үткәргән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Татарстан мөфтие беренче республика ифтарының 2011 елда Казанның Меңьеллык мәйданында 1 меңләп кеше катнашында узганлыгын искәртте. 2012 елда чара башкаланың “Казан-Арена” стадионында үткәрелде һәм анда барлыгы 2,5 меңләп кеше җыелды. Былтыр республика ифтарында 5 меңгә якын мөэмин мөселман катнашса, быел ул 10 мең кешегә исәпләнгән, дип билгеләп үтте ул. Чакыру билетларын мөхтәсибәтләр аша республиканың күп балалы, аз керемле гаиләләренә, ятим балаларга, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләргә өләшкәннәр. “Ифтарда катнашу бушлай, әмма халык уйлаганнан күбрәк булса, бу билгеле бер уңайсызылыклар китереп чыгарачак”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Аның сүзләренчә, әлегә чакыру билетлары бар. Чарада катнашырга теләге булганнар 264-64-19 номеры буенча ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, билетлы була ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев