Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иркутскида татар сынчысы Әлфиз Сабировның шәхси күргәзмәсе ачылган

Пермьдә яшәүче 31 яшьлек татар сынчысы Әлфиз Сабировның Иркутскида шәхси күргәзмәсе ачылды. Иркутскиның мактаулы меценаты Виктор Бронштейн галереясендә Әлфиз үзенең иҗатында аеруча зур игътибар биргән эшләрен – татар миф һәм риваятьләренә мөрәҗәгать итеп иҗат иткән хезмәтләрен тәкъдим итте, дип хәбәр итә галереяның матбугат хезмәте. Әлфиз Сабиров Россиянең И.Глазунов исемендәге академиясен тәмамлаган. Ул Уралда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә төрле күргәзмәләрдә катнашып, танылып килә. Үзенең хезмәтләрендә еш кына таш һәм металлны кушып файдалана. Бу юлы да ул үзенең танылган “Тай кызы”, “Тамчы” һәм башка сыннарын күргәзмәгә куйган. Иркутскидагы экспозицияне ул "Җил вакыты" дип атаган, һәм анда шул исемдәге, боздан ясалган сын куйган. Тамашачылар өчен төрле мастер-класслар да оештырган. Әлфизне еш кына Даши Намдаков белән дә чагыштыралар. Дашины бурятлар мәдәнияте илһамландырса, Әлфиз үзенең иҗатында татар мәдәниятеннән илһам алуын искәртә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев