Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ирекле Саксония дәүләте делегациясе "Алабуга" махсус икътисади зонасында булды

Татарстанга эшлекле сәфәр кысаларында Саксония (ФРГ) Премьер-министры Станислав Тиллих җитәкчелегендәге Ирекле Саксония дәүләте делегациясе «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды.

«Без хәзер республиканың Чулман аръягы төбәгендә, биредә Татарстан икътисадының 70 процентлап өлеше урнашкан. Казан зонасы исә сәяси, мәдәни, спорт тормышын үз эченә ала, икътисадның зур өлеше биредә», – кунакларны әнә шулай таныштырып башлады сүзен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

«Моннан 100–150 километр ераклыкта гына барлык нефть табу мәйданнары. 90 процент нефть һәм химия, 100 процент автомобиль сәнәгате, 80 процентта инвесторлар өчен махсус мәйданнар – Татарстан Республикасының булган һәм үсеп килүче икътисады биредә урнашкан. Каучукның 80 проценты һәм һәр өченче шина биредә җитештерелә. Без сезнең белән индустриаль Татарстанда», – дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте башлыгы.

Нефть химиясе, машина төзелеше, медицина, авыл хуҗалыгы, IT-өлкә – Татарстан һәм Саксония арасындагы алдагы хезмәттәшлек юнәлешләре әнә шундый.

«Алабуга» зонасына килгәндә, бүген биредә «РМА Рус» Германия компаниясенә караган уртак Россия-Германия «Стекловолокно» предприятиесе газ сәнәгате өчен краннар җитештерә.

Бүген Саксония кунаклары транспорт инфраструктурасы, әлеге зонада җитешетерү оешмалары барлыгы һәм заводта кемнәр эшләве белән кызыксындылар. «Казанда 1,3 млн кеше яши, шулай булуга карамастан биредә төп сәнәгать оешмалары урнашкан. Казанлылар нәрсә хисабына яши? Һәм бу территориягә ничек кешеләрне җәлеп итәргә?» – дип сорады Станислав Тиллих.

Илдар Халиков Татарстан башкаласында шулай ук икътисад оешмалары эшләвен һәм анда дәүләт учреждениеләренең күпчелеге урнашуын җиткерде. "Алабуга"га килгәндә, биредә барлык заводларның хезмәт җитештерүчәнлек дәрәҗәсе Германиядәге кебек. Әлеге предприятиеләрдә 100–150 кеше эшли. Әлеге сорауны шулай ук биредә булган Ли Куан Ю биргәнен дә әйтеп үтәсем килә (Ли Куан Юны Сингапур икътисади могҗизасы атасы дип саныйлар, ул «Алабуга» махсус икътисади зонасында 2007 елда булды – Т-И иск.)», – дип өстәде ул.

Бүген кунаклар 2012 елда төзелгән “РМА Рус” җәмгыятендә дә булдылар. Компания елына 11 мең данә продукция җитештерә. Инвестицияләр күләме – 56 млн доллар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев